Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әкият” курчак театрының татарча тамашаларына йөрүчеләр кими


Шушы көннәрдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Төркиянең бурса шәһәрендә 12 халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашып кайтты.

Рәсми исеменә күз салган вакытта, татар дәүләт курчак театры “Әкият” татар телендә генә чыгыш ясарга тиеш. Әмма ул рус һәм татар телләрендә чыгыш ясарга мәҗбүр. Һәм әйтергә кирәк, күбрәк русча. Чираттагы Халыкара курчак театры фестивалендә дә “Әкият” курчак театры рус телендә чыгыш ясап, тамашачыларга Гуси-Лебеди спектаклен тәкъдим итте. Моның сәбәбен театрның җитәкчесе Роза Җәббарова болай дип аңлатты:

“Без Бурсада татар труппасы белән инде булган идек. Анда без “Камыр-Батыр” әкиятен күрсәткән идек. Бу юлы без анда рус группасы белән бардык. Чөнки театрда ике труппа булгач, без һәрвакыт чиратлашып йөртәбез аларны. Шуңа рус спектакле белән бардык.”

Узган курчак театры фестивальдә “Камыр – батыр” спектаклен татарча уйнап, театр төрле милләт тамашачыларын, сәнгать белгечләрен сокландырган иде ди Роза Җәббарова. Хәзерге заманда зур булмаган халыклар телендә курчак театры күрсәтү ул, бик кадерле һәм гүзәл бер күренеш икән.Театрының директоры Роза ханым Җәббарова белән әңгәмәбез чит илгә сәяхәтне искә алу белән дәвам итте. Чөнки курчак театры дәүләт чикләре аша еракларга бик сирәк чыга.

Аях Гыйляҗевның “Төркиянең түренә уздык” дигән мәкаләсен укыганым бар иде. Һәм төркиядә мин менә шушы сүзләрне искә төшердем. Чөнки дөрестән дә төрекләр татарларны иң түргә уздырып каршы алды.Анда бездәнн кала Польша, Болгария, Иран, мордовиядән килгән театрлар чыгыш ясады. Менә тапкыр уйнадык без анда, фестивальне ачканда, ябылышта. Фестивальләргә бару бит инде ул, үзеңне дә күрсәтү. Һәм шулай ук башка театрларны карап, үзең өчен файдалы тәҗрибә булып тора. Безне анда Иран, Польша, Болгария үзләрендә чыгыш ясарга чакырды. Менә шулай итеп һәр илдән килгән кешеләр өчен безнең спектакльләр бик ошады.”

Төркиядә театрны бик җылы каршылаганнар, хәтта башка илләр үзләрендә чыгыш ясарга чакырган. Ә республикада татар телендә эшли торган курчак театрының бүгенге хәле шәптән түгел икән. Татар телендә тамашалар атнага бер тапкыр гына күрсәтелә. Балалар күбрәк рус телле тамашаларга йөри. Әлеге вәзгыяттә артистларны яки театр җитәкчелеген гәепләп булмый. Чөнки бу театрның татар телендә спектакльләр күрсәтергә теләмәве яки телне белгән артистларның булмавы белән бәйле түгел. Монда төп сәбәп булып татарча спектакльләргә тамашачыларны җыя алмау тора. Театрның рус труппасы Төркиядә халыкара фестивальдә катнашкан арада да, татар бүлеге Татарстанның районнарында чыгыш ясап йөргән. Роза Җәббарова дәвам итә.

“Без инде аена бер спектакль куябыз, ләкин инде татар труппасы күбрәк республика районнарында, авылларда йөрергә мәҗбүр. Менә нефть районнарында – Баулы, Азнакай, Лениногорски, Әлмәттә булып кайттылар. Бу көннәрдә исә алар Норлатта. Кызганычка каршы, гарантиягә алу дигән әйбер юк районнарда. Безнең артистлар елның нинди генә фасылы булмасын, балалар янына районнарга ашкыналар, ләкин анда акчаларын күбрәк эстрада йолдызларын китертү өчен тоталар һәм балалар турында оныталар. Бер район да безне гарантиягә алганы юк диярлек. Ә менә Норлатның башлыгы 4 көнгә безнең спектакльләрне акча түләп балаларга күрсәтә. Аннан үрнәк алып, башка җитәкчеләр дә безне чакырса, без барырга риза. Ярый әле бүгенге көндә хөкүмәт ярдәм итә, 84 процент без дотация алып яшибез. Без районнарда 30 сумнан эшлибез, ә менә үзебезне-үзебез туйдырып торырлык булсын өчен билетның хакын 420 сумга күтәрергә кирәк. Әгәр дә район җитәкчеләре балаларны тәрбияләү турында уйласа, һәр балалар спектакле бит ул күңел ачтырып кына калмый, һәр спектакль яхшыны яманнан, акны карадан аерырга өйрәтә.

Роза Җәббарова сүзләренә караганда, соңгы елларда туган телдә уйнаучы милли курчак театры игътибардан читтә кала. Татар телендә эшли торган курчак театрының бүгенге хәле җиңел түгел, ди “Әкият” курчак театрының җитәкчесе. Рус телендә барган спектальләргә тамашачы зал тутырып килә. Әйтик, бүгенге көндә инде декабрь уртасына кадәр билетлар сатылып беткән. Ә менә репертуарларында күп кенә татар спектакле булса да, татарча курчак тамашачыларына билет алучы бик аз. Шулай да үз балалаларына һәм оныкларына туган телебездә әкият күрсәтергә теләүче милли рухлы Казанлылар да бар. Алар өчен 9 декабрьдә “Камыр-Батыр” спектакле күрсәтеләчәк. Русиянең төрле төбәкләрендә меңнәрчә татар балалары бервакытта да үз милләтенең курчак театрын күрмәгән һәм ишетмәгән. Ә менә ике миллион татар яшәгән Татарстанда һәм 400 мең милләттәшләребез торган Казанда татар курчак спектакльләренә үз балаларын китерүчеләр сирәк.

Театрның төп кыенлыгы тамашачыларны җыя алмау булса да, театр бик зур үзгәрешләр көтеп яши. Тиздән яңа бинага нигез салыначак. Вакытында “Әкият” татар курчак театры бинасы Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек максатыннан төзеләчәк объектлар программасына кертелгән булса да, театрның яңа бинасы төзелми калды. Театр төзеләчәк мәйдан да берничә тапкыр үзгәртелде. Башта ул Мулланур Вахитов һәйкәле белән Эрмитаж бакчасы арасында Некрасов урамының аскы өлешенә төзелергә тиеш иде. Әмма әлеге җир сатылган булып чыкты. Хәзер исә, курчак театрының яңа бинасы, элекке “Победа” кинотеатры каршында урнашачак.

XS
SM
MD
LG