Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Мәскәүдә сайлауларга шашынулы чакырулар бу кадәр дәрәҗәдә булганы юк иде әле. 2 декабрьдән соң халыкка иң яхшы тормыш вәгъдә итәләр.

Барлык урамнар, урам аша эленгән плакатлар барысы да Путин өчен, исемлектәге унынчы сан өчен, «Бердәм Русия» өчен сайларга чакыра. Телевизорлардан да 2 декабрьдән соң халыкка иң яхшы тормыш вәгъдә итәләр. Бигрәк тә пенсионерлар өчен гаделлек булачак дип лаф ора, пенсионерлар партиясен дә үз эченә алган «Гадел Русия» җитәкчесе Сергей Миронов.

Сайлаулар белән бүгенге көн арасында бер атнадан да ким вакыт калып бара. Чынлап та шулай ялт итеп кенә үзгәрерме икән соң пенсионерлар тормышы? Бәйсез матбугат үзәгендә булып узган матбугат очрашуыннан соң, пенсионерлар тормышында үзгәрешләр булуга ныклы шик туды. Бәйсез матбугат үзәгендә узган, «Ни өчен югары мәхкәмә бюрократлар мәнфәгатен саклап үзенең карарларыннан баш тарта» дигән матбугат очрашуында сүз пенсияләр һәм пенсионерларның авыр хәле турында барды. Бу матбугат очрашуында Мәскәүнең Хельсинки төркеме җитәкчесе хокук яклаучы Людмила Алексеева, бәйсез хокук эксперт шурасы әгъзаләре Эльвира Галим кызы Тучкова, Михаил Захаров һәм Мәскәү өлкәсенең Электростал машина төзелеш заводында эшләп лаеклы ялга чыккан бер төркем пенсионерлар да катнашты. Эш шунда ки, бу пенсионерлар гомерләре буе Электросталь шәһәрендәге атом ягулыгын җитештерү заводында гомер буе эшләп, «гаят зарарлы җитештерүдә эшләгән» дигән матдә белән, биш елга алда пенсиягә чыгып, уртачадан югарырак пенсия алган кешеләр. Ләкин, соңгы пенсия кануны нигезендә аларның гаят зарарлы җитештерүдә эшләгән өчен дип арттырып түләнгән акчаларны бирми башлаганнар.

Мәскәү өлкәсе пенсионерлары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Югары мәхкәмәгә барып җиткәннән соң мәхкәмәгә мөрәҗәгатъ итүчеләргә берәм-берәм билегеләнгән акчаларын кире кайтара башлаганнар. Безнең илдә күрәсең зарарлы эштә эшләү челәр күп булгангамы, хөкүмәткә ул акчалар кызганыч була башлаган һәм Югары мәхкәмә үзенең пенсионерлар файдасына кабул иткән карарын гамәлдән чыгарган. Ул акчалар да хокук яклаучы Людмила Алексеева әйтмешли, яшәү минимумыннан түбәнрәк. Мәсәлән, 40 елга якны атом ягулы эшкәртү заводында гаятъ зарарлы эш урынында эшләгән Юрий Сергеенконын пенсиясе 5 мең 815 сум. Хәзер хөкүмәт шул акчаларның 1800ен тартып алырга әзерләнән. Анын хатынынынң пенсиясен кискәннәр инде. Ул да шул ук гаять зарарлы эштә эшләгән булса да бары тик 3 мең 500 сум пенсия ала. Пенсионерлар кайларга гына бармаганнар, кайларга гына хат язмаганнар. Алар прездидент киңәшчесе белән дә очрашканнар, хокук яклаучы Владимир Лукинга да, Федерация шурасына да, Иҗтимагый Пулатка да, коммунист Зюгановка да хат язганнар. Ләкин барысы да аларның шикаятьләрен пенсия фондына юллаган.

Бу хакта Виктор Глухов : «Безне президент киңәшчесе бик усал кабул итте. «Нишләп йөрисез монда, күземә карагыз, күземә карагыз!» дип кычкырды. Ягъни Виктор Глухов, кемгә генә язсак та, берсе дә безгә ярдәм итмәде, Зюганов без берни дә эшли алмыйбыз, без дәүләт думасында аз дип. Ә инде Сергей Миронов, сәләмәтлек өчен гаятъ зарарлы эштә илебез үсешендә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт дип хат язган, диде. Бу сүзләрдән соң матбугат очрашуындагылар көлмичә түзә алмадылар.

Шулай да бу пенсионерларга бер-ике ел булса да хәләл пенсияләрен алырга ярдәм иткән хокук эксперты шурасы әгъзаләре Михаил Захаров, һәм әтисе ягыннан татар кешесе булган Эльвира Галимова пенсияләр турындагы канунның камил булмавын сөйләделәр. Алар икесе дә юридик фәннәр докторы, юридик институт профессорлары. Үзләре тарафыннан пенсия кодексын язган булганнар. Ләкин аларның ул хезмәтенә игътибар юк.

Пенсия фонды ташлама пенсияләр 2013 елдан биреләчәк дип әйтсәләр дә,-- ди Эльвира Тучкова,-- ул канунда гомумән андый матдә юк. Ягъни конвертация каралмаган, әле 2013 елның гыйнвареннән пенсионерларны яңа проблемалар көтә.

Без Эльвира Тучковадан, нигә югары мәхкәмә пенсионерлар файдасына кабул иткән карарын гамәлдән чыгарган соң дип сорадык. Бәлки сайлаулардан соң берәр нәрсә үзгәрер?

«Мин бернәрсәгә дә өметләнмим. Президентның чыгышын тыңлаганнан соң бернәрсәгә дә өметләнмим. Ул үзе юрист, ләкин нинди аңлатма бирде. Конституциядә хакимиятләрнең бүленеше күрсәтелгән. Мәхкәмә. Канун чыгару. Башкарма хакимият . Президент сүзләренә караганда сайлаулардан соң алай булмаячак. Бер хакимият бер орган булачак. Ләкин канун буенча алай булырга тиеш түгел. Димәк, оппозиция булмаячак, башкача фикер йөртүгә юл куелмаячак, димәк, хакимият фикере белән туры килмәгән фикерләр алып ташланачак. Бу куркыныч хәл. Бердәм Русия бүгенге көннән үк хакимиятне үз кулына алды инде. Башкарма хакимият буларак, хөкүмәт юк инде. Бу бик начар диде», Эльвира Тучкова.

Матбугат очрашуында пенсионерлар Зубков исеменә язган мөрәҗәгатьләрен дә игълан иттеләр. Ләкин гаделлеккә аларның өметләре юк. Хәзер инде пенсионерлар дөреслек эзләп Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә ниятли.

XS
SM
MD
LG