Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Һолодоморны искә ала


Украина 1932-33 елларда булган Һолодомор дип аталган ачлык башлануга 75 ел тулуны искә ала.
Ул ачлык Украинадагы авыл кешеләрен үз җирләреннән баш тартып күмәк хуҗалыкларга кушылырга мәҗбүр итү өчен Совет хакимиятләре тарафыннан оештырылган булган.
Нәтиҗәдә миллионнарча кеше үлгән.
Украина парламенты бу ачлыкны инде геноцид, аңлы рәвештә күпләп кеше үтерү дип бәяләде.
Моны Кушма Штатлар да, башка кайбер дәүләтләр дә таныды.
Әмма Советлар Берлегенең варисы булган Русия моны танырга теләми.
Һолодоморда үлгән барлык кешеләрне искә алу өчен бүген бөтен Украинада шәмнәр яндыралар.
XS
SM
MD
LG