Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 гыйнвар 2017, Казан вакыты 13:52

Әфганстанда интихарчы 6 кешене үтерде


Әфганстан башкаласы янында интихарчы бомба шартлатып кимендә 6 кешене үтерде.
Эчке ешләр министрлыгы сүзчесе Земери Бәшәри шартлау Кабулдан 10 чакрым көнбатышта булды ди.
Корбаннар арасында берничә бала да бар.
Ул шартлауда тагын кимендә 9 кеше, шул исәптән Италиянең 4 хәрбие яраланган.
Хәрбиләрнең берсе хастанәгә илткәндә үлгән.

XS
SM
MD
LG