Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хорватиядә парламент сайлаулары үтә


Бу сайлауларда илне Европа Берлегенә кушылу юлында хакимияттәге консервативлармы яки оппозициядәге сулчылармы җитәклиячәге ачыкланачак.
Премьер-министр Иво Санадерның Хорват Демократик Берлеге белән Социал Демократик Фиркә арасында каты көрәш бара. Социал демократлар 4 ел оппозициядә булганнан соң хакимияткә кайтуга өметләнә.
Көндәшләрнең икесе дә НАТО белән Европа Берлегенә кушылуны хуплый.
Әмма социал демократлар НАТОга кушылыр алдыннан референдум үткәрергә тели.
XS
SM
MD
LG