Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом ягулыгы кисәкләрен җитештерде


Иран вице-президенты Голәм Риза Агазадә Иран беренче мәртәбә атом ягулыгы кисәкләрен җитештерде дип белдерә.
Рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы Агазадәнең бу кисәкләр Иранның үзәгендә төзелүче Арак тикшеренүләр реакторында кулланылачак дигән сүзләрен китерә.
Иран үзенең киңрәк танылган җиңел су реакторы программасына параллель рәвештә Арак реакторын да төзи.
Агазадә БМОның Тәһран уран программасын күрсәтү таләпләрен кире какты.
Шулай да Иран тышкы эшләр министрлыгы Тәһран үзенең атом программасына бәйле бәхәсне чишү өчен яңа тәкъдим әзерли диде. Бу тәкъдим 30 ноябердә үтәчәк Европа Берлеге-Иран очрашуына әзер булачак диелә.
XS
SM
MD
LG