Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Элекке премьер Наваз Шәриф Пакстанга кайтты


Пакстанның элекке премьер-министры Наваз Шәриф илнең көнчыгышындагы Лаһур шәһәренә кайтты.
Президент Пәрвәз Мөшәррәф аны хакимияттән бәреп төшергәннән соң узган 8 елның күп өлешен Шәриф Сөгүд Гәрабстанында үткәрде.
Ул кайтыр алдыннан гына полиция аның берничә йөз тарафдарын тоткарлаган дип хәбәр ителә.
Шәриф 8 гыйнварда үтәчәк парламент сайлауларында Мөшәррәфкә каршы чыгар дип көтелә.
Хәбәрләргә караганда, бу атна ахырында интихарчылар шартлатуларыннан һәм ырулар арасындагы бәрелешләрдә бер йөзгә якын кеше һәлак булган.
Моннан тыш Пакстанның төньяк-көнбатышындагы бәрелелешләрдә кимендә 30 гыйсъянчы һәм 1 солдат үлгән.

XS
SM
MD
LG