Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәлам” гәҗитәсенә күзәтү


Профессор Наталия Мөхәммәтшина үзенең докторлык диссертациясен дә милли тематикага багышлаган иде. Фәнни дәрәҗәгә ирешкәч тә, Наталия ханым татар тематикасын онытмый һәм 2003-2007 елларда чыккан “Сәлам” гәҗитәсенә күзәтү ясый.
Соңгы биш ел эчендә гәҗитәдә 32 мәртәбә Көръәнгә аңлатмалар бирелгән, 23 мәртәбә дини этикага кагылган мәкаләләр басылган, 17 мәртәбә дини гадәтләр яктыртылган, 21 мәртәбә ислам тарихына урын бирелгән. Дини эшчәнлек 91 мәртәбә урын алган. Ислам һәм сәясәт 43 мәкаләдә яңгыраш тапкан. Галимә Наталия Мөхәммәтшина болай яза. 1990 еллардан башлап Самарга көньяктан мөселман халыклары агылса да, мәсҗедләрдә күпчелек булып татарлар кала бирә. Басмада бик күп материаллар - оригиналь язмалар, дөрес, шул ук вакытта башка чыганаклардан да күчереп басылганнары очрый. Гәҗитә битләрендә башка диннәрне кимсетеп карау юк, хәттә ишарә дә юк моңа. Шул ук вакытта “Сәлам” гәҗитәсе сәяси проблемаларны да уратып узмый, беркайчан да милли гореф – гадәт белән дини йолаларны бутамый. Менә шул ягы белән, гаделлеге белән “Сәлам” гәҗитәсе башка матбугат чараларыннан аерылып тора.
“Сәлам” гәҗитәсе мәктәпләрдә православ культурасы дәресләрен кертү турында үз фикерен белдерде һәм ислам дине җитәкчеләре белән бер фикердә булып, мәктәпләр дөньяви уку йорты булып калырга тиеш дигән фикерне сөрә. Гәҗитә Россия һәм ислам дәүләтләре арасындагы сәясәтне яктыртып бара. Шул нәрсә сизелә, дин әкренләп сәясәтләшә.
Шамил Баһаутдин, Самар
XS
SM
MD
LG