Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

Башкорстанда мыштым сайлаулар


Элекке еллардагы сайлаулардан аермалы буларак, урамнарда теге яисә бу партиягә тавыш бирергә үгетләгән плакатлар юк диярлек. Шунысы да гаҗәпсендерә: ни сәбәпледер Уфа урамнарын Русия Президенты Путин белән республика башлыгы Рәхимовның бергә төшкән фотоплакатлары каплап алмады. Бер-ике урында гына күренә. Башкортстанның телевидениесе дә бу мәсьәләдә “ял итә”. Өйләрдәге почта тартмалары агитматериаллардан азат. Сәясәтчеләр арасында бу хәлне “Путин феномены” белән аңлаталар. Ягъни, Русия халкында аңлатып була алмастай популярлык казанган Путинның алда торган сайлауларда Бердәм Русия партиясен җитәкләве, башка партиядәгеләрне, беренчедән, өметсезлеккә салды, икенчедән, мондый шартларда башка партия аша Думага ынтылу – Русия Президентына каршы гамәл дип карала. Бу тезисның хаклыгы Башкортстанда ныклап раслана. Шулай, 19 ноябрьдә Уң көчләр союзы партиясенең Башкортстан бүлекчәсе башлыгы Шамил Габдрахманов, 22 ноябрьдә Русия патриотлары партиясе вәкиле Александр Веремеенко Думага депутатлыкка кандидатлык таныклыгыннан баш тартуларын белдерделәр. Икесенең дә сәбәбе бер: алар Путинга каршы барырга теләмиләр.
Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG