Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Сембердә сайлауларга әзерлек коммунизмы хәтерләтә


Сайлау алды кампаниясе рәсми ачылышка кадәр үк күптән башланган иде инде. Думадагы “Бердәм Рәсәй” вәкилләренең юлларны төзәтү өчен акча алуга “өлгәшүеннән”. Тик, кызганыч, ул акчаны куланып бетерә алмадылар. Каһәр суккан салкыннар башланды.

Идел аша икенче күпер төзелешенең тизләтелүе дә - “Бердәм Рәсәй” әгъзасы губернатор Морозовның, фирканең Думадагы сәркәтибе Вячеслав Володинның тырышлыгы нәтиҗәсе икән. Һәрхәлдә, рәсми гәзитләрдә чыккан “Яңа күпер: 25 пролетның алтысын гына куясы калды!” - дигән язма шуңа инандырырга тырыша. Кайбер гамәлләрнең махсус сайлау алды чарасы булуы да күзгә бәрелә. Әйтик, йортлар арасында элек-элек тә бала-чагага туп тибү өчен махсус мәйданчыклар бар иде. Коймаларын яңартып, анда “Бердәм Рәсәй” флагларын элеп, аларны яңадан ачу тантаналары оештырыла. Хәтта “Едрос”чылар губернатор һәм өлкә үзәге мэры катнашлыгында. Варейкис урамындагы шундый бер чарада Сергей Морозов менә ни диде.
Болары матди яктан. Әмма аеруча күзгә бәрелгәне – бихисап кәгазь сарыф итеп, махсус гәзитләр, плакатлар, календарьлар тарату. Өлкәнең үзендә генә 2 гәзит даими чыгарылып килә. “Большая политика. Власть и регион” дигәне зур форматлы. Анда Путин фиркасенең уңышлары гына түгел, башкаларның пүчтәк кенә булуын исбатлаучы язмалар да бирелә. Әйтик, “Уң көчләр берлеге” турындагы язма “Алдашу технологиясе” дип атала. Коммунистларның өлкә байлыгын олигархларга тарату турындагы язма - “Красная растащиловка” дип. Һәм шундый гәзитләр кочак-кочак таратыла. Бу яктан “Единая Россия”нең Ульян бүлекчәсе – иң алдынгысыдыр: кая карама – шул гәзитләр нөсхәләре аунап ята. Язмаларның исемнәре дә гыйбрәтле яңгырый: “Путин планы – безнең программа”, “2-декабрь сайлаулары – Президент яклы референдум ул!”, “Рәсәй – уңыш чигендә!”… “Мин үз тавышымны Путинга бирәчәкмен” дигән рубрика астында танылган шәхесләр сүзләре.
Бу шаукымга бердән-бер “Өмет”ебез дә кушылды. Борис Грызловның “Российская газета”да чыккан “Путин Россиянең лидеры булып кала” дигән зур язмасын бастырды ул. Шул ук санда “Провинция хәл итәр” һәм “Өлкәдә Путин фиркасенең абруе үсә бара”, дигән язмалар.
“Өмет” редакциясе шулай ук махсус сан да чыгарды. Дөрес, монысы үз хисабына түгел – заказ белән. 1-сәхифәдә төбәтәй кигән Морозов Сембер татарларын сәламли һәм аларга дөрес юл күрсәтә. Калган өлеше өлкә татарларының ни өчен “Бердәм Рәсәй”гә тавыш бирәчәкләрен аңлатуга бирелгән. Шулай ук барлык уңышларның бу фирка эшчәнлеге нәтиҗәсе итеп күрсәтүче язмаларга.
Хакимият исә гәзитләр белән генә чикләнми. “Бердәм Рәсәй”гә дан җырлаучы стена календарьларын да кочак-кочак тараталар. Вак-төяк рекламалар белән чүп контейнерлары тулы булса да. Почта ящикларына салып кына түгел, бихисап активистлар, фатирларга кереп, бүләкләрен тапшырып, үгетләү эшләре дә алып баралар. Монысы акчаны кая куяргә беләмәүдәндер инде, ди гади халык. Путин фиркасенең җиңәчәге болай да билгеле ич инде, диләр.
“Кемгә тавышыңны бирәчәксең?”- дигән сорауга җаваплар да шуны күрсәтә.
Күпчелек Путин өчен - “Бердәм Рәсәй” өчен, ди..
Хәер, сирәк-мирәк башка фиркаләрне искә төшерүчеләр дә бар.
Гадел Рәсәй, Аграр фиркане атыйлар, “Бердәм Рәсәй”не өнәмичә, әлегә карар кылмаганнары да бар
Алда торган сайлауларның асылын Мәскәүдәге “Ризасызлар маршы”на карата күрелгән чаралар да ачык күрсәтәдер. Сембер ризасызлары да шул ук көнне 16 сәгатькә митинг игълан иткәннәр иде. Уведомлениесе дә булган. Тик митинг булмады. Билгеләнгән урынга нибары 4 кеше килгән булып чыкты: куркудан туйган хокук яклаучылар оешмасы әгъзалары гына. Оешма активисты Мөнир Насыйров әйтүенчә, оештыручыларны куркытканнар, күрәсең. Ул аларның өйләренә шалтыратып та караган. Ләкин сөйләшә алмаган: я ул өйдә юк дигәннәр, я телефонны алмаганнар ук.
Дөрес, билгеләнгән урынга тагын аларга таныш булмаган 2 кеше килеп чыкты. “Сез митинг турында каян белдегез?” – дигән сорауга - “Интернет хәбәреннән”, - дип җавап бирделәр. Һәм шундук китеп тә бардылар. Хокук яклаучылар фикеренчә, болары – махсус хезмәт вәкилләре булырга тиеш. Чөнки, сөйләшеп тә тормадылар: митингны тыю уңышлы булганын күрделәр дә киттеләр, дигән фараз белдерде фатирсыз калган пенсиядәге офицер Александр Беляков.
Ә үзләре ничек тавыш бирергә җыеналар икән?
Берсе аптырашта, икенчесе бармыйм да, ди, ә калган икесе, “Бердәм Рәсәй”не сызып, Аграр фиркагә тавыш бирмәкчеләр. Монысы аграийларның җиңенә өлеш кертмәс, чөнки бюльлетень БОЗЫЛГАН була. Имеш, андыйлар күп булса, бу кәмитне оештыручылар да уйлана алыр
Тик андыйларның күп булуына үзләре дә өметләнмиләр. Чөнки “Бердәм Рәсәй” файдасына, Путин планы буенча, 100 процентка якын тавыш җыю каралган кебек. Нәкъ КПСС вакытларындагыча, диләр.
Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG