Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:42

Татар күзлегендә төрки дөнья һәм хәрәкәт


Төрки дәүләтләр һәм халыклар корылтае, Бакы, 17-19 ноябрь 2007

Төрки дәүләтләр һәм халыклар корылтае, Бакы, 17-19 ноябрь 2007

Соңгы арада төрки дөньяда ике корылтай узды. Берсе Казахстанда, икенчесе - Азәрбәйҗанда. Тик бу корылтайларның төрки дөньяга тәэсир көче калдымы?

Соңгы арада Төрки дөнья проблемаларын күтәреп ике корылтай узды. Берсен Казахстанда Халыкара Төрки халыклар ассамблеясы оештырды. Анысының штабы соңгы ун елда Кырымда, хәрәкәтсез торган иде. Ә ешрак узучы Бакудагы Төрки дәүләтләр һәм халыклар корылтаен исә Төркиядәге рәсми вакыф һәм Азәрбәйҗан хөкүмәте ясады.

Тик бу корылтайларның төрки дөньяга тәэсир көче аз калмадымы? Төркичелектә татар эзе бар, ә менә замана татарының үзендә төркичелек бармы? Гомумән татарга, гади итеп әйткәндә, бу хәрәкәттән ни файда?

Без бу турыда даими булып тора торган татарчы яки төрки корылтайларга йөрүче тарихчы, мәсләге белән үк төркиче-тюрколог булган галим-голәмәдән сорамаска булдык. Алар шактый сөйләде, язды инде. Халыкка якынрак булган, сүз иреге хезмәтчеләре дә корбаннары да булган журналистлардан сорарбыз. Каләм яисе, гадәттә үз фикерен әйтми, кешенекен җиткезә. Ә бу юлы исә аңа үз фикерен дә әйтергә туры киләчәк. “Азатлык”ның Казан бүлеге мөдире Римзил Вәлидән башлыйк.

Римзил Вәли: Менә шушы әңгәмәне без түземсезлек белән көттек. Синең Бакудан кайтуынны Казандагы радио бюросы нинди фикерләр, тавышлар алып кайтр икән дип көтте. Төрки дөнья һәм аның проблемаларын бездә гадәти кешеләр түгел, хәтта милләтчеләр арасында да аңлаучылар сирәк очрый. Бармы ул төркичелек, аның турында әйтик укытучылар, табиблар, авыл, районнарда яшәүчеләр ни уйлый? Алар арасында төркичелекне Төркиягә яки Төркиягә барып йөрү дип аңлаучылар да бар. Шулай ук элек пантуркизм дип әйтәләр иде. Анысын инде Төркиягә табыну, бер начар нәрсә дип аңлаталар иде. Төрки кардәшлекне гадәттә әдәбиятче, тарихчылар, милли темаага язучы журналистлары гына белә кебек. Дөресен әйткәндә, минем танышларым төрел төбәкләрдә яшиләр, тик бу әйберне белмиләр яки аңа ышанмыйлар. Ә шул ук вакытта 1990 елларда ттар кешсе Рафаил Мөхәммәтдинов төрки халыклар оешмасын оештырып йөрде, аның җитәкчесе дә булып торды. Әмма бу бергәлек хәзер онытылып бара кебек.

Амил Нур: Римзил әфәнде. Сез авылда чуваш, башкорт, казах астында үстегез. Анда төрки кардәшлек, уртаклык хисләре сизелдеме?

Римзил Вәли: Әйе, төрки кардәшлек барлыгын мин беләм. Татар белән башкортның теле, җыры бер булуы билгеле. Ләкин татарлар төрки бергәлеккә керүе турында чын-чынлап туксанынчы елларда гына уйлый башладык бит. Шулай ук чувашларның да төркилеген шул елларда гына белә башладык. Аңарчы чувашны ят итү дә бар иде. Аны православиедә булгач, руска якынрак дип күренделәр. Алар үзләре дә рәхәтләнеп рус булып язылалар, саннары да кимеп бара иде. Шулай иттереп башкорт, чуваш, татар, карачай, ногай, якут кебек төрки халыкларның бик якын туган икәнлеген без генә беләбез. Рәсми карарларда, матбугатта бу турыда аз язалар. Төрки халыклар үсеше буенча махсус проектлар да ясалган иде. Тик Валерий Тишков аны юкка чыгарды. Бик кызык сорау. Россиядәге татар, башкорт кардәшләр хәзер инде славян берлегенә тартыла. Ә керәшеннәр дин буенча православиягә тартыла, русларга. Элек төркичелек гөнаһ дип саналды. Төркичелекнең структуралары, идеологиясе киләчәгенә пессимистик караучылар күп. Төркиләр берләшмәс дип, мәнфәгатьләре уртак булмас дип уйлыйлар.

Тарихка карыйк, башта публицистка сүз бирик. Татар узган гасыр башында да төрки хәрәкәттә лидер булган. Анкарадан Ибраһим Мараш шулай ди. Тик әлегә аның проблемасы бар: Россиягә кертмиләр.

Ибраһим Мараш: Төрки халкының корылтайлар ясау традициясы 1905 еллардан татарлар тарфыннан башлаттырыла. Ул Муса Яруллалар, Йосыф Акчуралар, Абдуррашит Ибраһимовлар кебек зур шәхесләр тарафыннан башлана. Мин менә шулай академик тикшеренүләр белән шөгелләнәм. Ни өчен миңа виза бирмәделәр, мин аңлый алмадым. Мин Казан культурасын үз итәм, яратам ләбаса.

Ә Габделбарый Дәүләтгәрәй (ханнар фамилиясе) “Чаян“ журналы хәбәрчесе, “Челнинские вести” газетасында да басыла. Аның хисләре төректән тыш төркиләргә дә кайнар. Ул да соңгы татар патшалары кебек үк ногай җирендә, Ырынбур далаларында казах арасында туып үскән. Бакуда узган төрки корылтайда ул үз кеше.

Габделбарый Дәүләтгәрәй: Минем балачагым төрки кардәшләрем казахлар арасында узды. Мин аларның киң күңелен, чиста ниятен күреп үстем. Казаха мәдәниятен өйрәндем. Әлегә менә Азербәйҗанга килем. Монда да аларның ачык күңелен күреп шатланып, үземне кардәшләр янында кебек хис итәм.

Габделбарый, патша фамилиясын йөртсәгез дә, халыкка тагын да якынрак басып карыйк әле. Бу кардәшлектән, милли хисләрдән гадәти кешегә ни файда?

Габделбарый Дәүләтгәрәй: Минем фикерем буенча, төрки илләр, Татарстан яки Азәрбәйҗан гына түгел, барысы да нефть байлыкларын үзләре хуҗа булса, алар бәхетле тормыш кора алачак. Менә шуңа күрә мөстәкыйллек алганнан соң, аннан берсе дә ваз кичмәде. Чөнки табигый байлыкларыңа хуҗа булып кына мул тормыш корып була. Менә алар бәхетле тормыш коралар. Мин аларга киләчәктә дә шулай дәвам итүләрен телим.

Төрки кардәшлеккә чын-чынлап ышану бер татарда гына түгел кебек. Азәри радиожурналисты Таптык Фәрхадогълу сүзләре дә шул турыда сөйләмим?

Таптык Фәрхадогълу: Бу корылтайның төрки халыкларның берләшүендә, халык дипломатиясында бик мөхим вазыйфа башкара. Төрек милләтләрен, төрки дөньяны берләштерү турында сөйли бу. Европа берелеге, Европа Шурасы, Гарәп илләре берлеге бар. Төрек дәүләтләре, төрек халыклары бердәмлеген дә искәртүче эш бу. Иң азында аерым кешеләрнең үзара танышуын, аралашуын, гаиләләрнең аралашуын тәэмин итүче бер чара бу. Үзара мәгыйшәтләрен, иҗтимагый тормышны өйрәнәләр. Шушы күзлектән карасаң мөхим әйбер бу.
Бакуда Мәхмәт Аксу дә яши. Төркиянең “Анадолу“ агентлыгы хәбәрчесе. Мәхмәт татарга халык дипломатиясы җитми ди. Ник татарлар турында? Чөнки ул үзе дә Татарстан Лениногорск ягы Сары Биккол авылынна киткән мөхәҗирләр туруны.

Мәхмәт Аксу: Соңгы елларда бар дөньяда халык үзара аралаша. Тик бу вакытта безнекләрнеке киресенчә кимеп китте кебек. ӘнФә бит Казахстан казахларга ватандашлык алу мөмкинлеген биргән канун чыгарган иде. Шундый канунны Татарстан да ясаса бик әйбәт булыр иде. Татарлар да кайтырга тели. Әлбәттә, сез Россяи Федерациясы эчендә. Тик Татарстанның авторитетын чит илләрдә яшәүчеләрне берг туплау өчен кулланса әйбәт булыр иде. Әйтик казанлы яки Чаллы татары читкә китсә, аның кире кайтыр мөмкинлеге дә булса яхшы булыр иде.

Мәхмәтнең абыйсы, Анкарада яшәүче Нуредтин Аксу да татарофобия, тюркофобия проблемасын күрә. Ул Үзәк Азия илләрендә эшләгән. Хәтта казах, кыргыз, төрек телләрендә сүзлекләр дә бастырган. Ягъни татардагы ак мулла, җәдитче, мәгърифәтче традициясын дәвам итүче. Шуңа күрәме, тюркофобиягә сәбәп юк дип саный.

Нуредтин Аксу: Бер татарга гына хас түгел бу. Тюркофобия казахта да, кыргызда да, башкасында бар. Бу нормаль әйбер кебек. Чөнки совет чорында, урыс идарәсе астында аларга тюркофобия хисе сеңдерелгән. Бу вакытта “мин татар“, “мин төрек“, “мин кыргыз”, “мин башкорт” дип бүлешү урынсыз. Чөнки татар белән башкортның аермасы килеп чыга. Ә бит без бер агачтан чыккан. Без туганнар. Аларның уртак исеме төрек. Ә башка халыклар аның ботаклары. Төркиядә татарофобия яки казахаофобия юк. Без Казахстанга яки Татарстанга барабыз икән, кардәшлргә ярдәм итик дип барабыз. Бу тюркофобиягә сәбп юк. Татарларга да үзләрен тюркофобиядән коткарырга кирәк.

Тик әлегә кадәр Үзбәкстан да, Кыргызыстан да татарга яклау яки ярдәм күрсәтте дип әйтеп буламы? Хәер, бүгенге төрек белән азәридн ниндидер рәсми аңлау, яклау булган иде кебек. Ататөрекне “халыклар төрмәсе” СССР да яшәгән татарлар, төркиләрне истә тотып эшләгән диләр. Азәринең ататөрке Хәйдәр Алиев та тормышы азагында Татарстанның тулы бәйсезлеккә тулы хокукы барлыгын әйтеп калды. Дөрес моны Казанда белмичә дә калдылар. Бүген дә Төркиядә татар кардәшләренә ярдәм итәргә теләү бар кебек. Әйтик “Төркия тавышы“ радиосы көнгә дүрт мәртәбә чыгып татарча сөйләп керә. Еллар буе. Россия яки Казахстан “тавышы” татарча сөйлиме? ТРТ төрек дәүләт телерадиоширкәтенең тышкы тапшырулар буенча җаваплы хезмәткәре Арслан Кучукйолдыз исә татарча радиотапшырулар да аз әле дип сөйли.

Арслан Кучукйолдыз: Якынча җитмеш еллык трансляциябез бар. Башта Төркиянең үз мәсьәләләрен читләргә аңлату максатныннан эшләде. Аеруча туксанынчы елларда, Советлар союзы таралгач, Перестройка, Гласность заманыннан соң трансляция чын асылын тапты. Максатына иреште. Радиотапшырулар тышкы эшчәнлекнең мөхим өлеше. Бер татарча бүлегез дә бар. Дөрес, соңгы арада техник, тагын кайбер сәбәпләрдән аның эшчәнлегендә пролемалар да булды. Вакыты да кыскартылды. Тик безне телевизионтапшырулар да кызыксындра. Башта үзара телетапшырулар алмашу да бар иде. Бүген исә телевидениеда хезмәттәшлек туктап калды. Кызганыч, бүгенге Татарстанда безнең телетапшыруларны тотып күрсәтә алырлык бер җитди телевизион төркем юк. Телепрограммалар алмаша алырлык оешмалар да күренми. Шулай ук аннан да безгә кайбер телевизион тапшырулар килсә, без дә аларны кулланыр идек. Хезмәттәшлек теләге бар. Үзара мөнәсәбәтләр дә бар. Төркиядән бер төркем режиссерлар, журналистлар җибәрсәк ул мөнәсәбәтләр тагын да тыгыз булыр иде. Тик әлегә хезммәттәшлек теләгән кадәр тыгыз түгел.
Бу Казаннан еракта яшәүче төрек журналисты фикере иде. Ә менә борын төбендәге чувашлар төрки кардәшлеккә ничек карый соң? Чебоксардагы оппозицион һәм милли җанлы журналист Илья Ивановтан сорыйк. Татарда чувашка кардәшләре кебек карамау бар. Аларны фин-угыр дип тә саныйлар. Хәтта чувашларның үзләрендә дә шундый фикер очрый.

Илья Иванов: Фин-угырлар белән охшашлык бик күп әлбәттә. Без бит күршеләр, уртак язмыш, тарихи еллар бар. Фин-угырлар да туран халкы бит. Тик охшашлыкка карап кына чувашларны фингә ялгап кую ул кыска акыллылык, белемсезлектән килә. Кемдер кайдадыр охшашлык күргән дип кенә без фин-угыр була алмыйбыз. Фән дә шуны раслады бит инде. Бүгенге көндә чуваш теле ниегезләренең төрки булуын беренче чиратта урыслар яки чуваш галимнәре түгел, ә чит ил галимнәре раслый бит. Ччуваш төрки кавемнең борыңгы бүлеме. Аның теле протоюрк нигезләрен саклап калган дип баралар. Белемле моңа берничек тә шикләнә алмый. Әлбәттә чувашлар безнең төрки халкыбыз.

Чуваш күберәк төркилеккә тартыла. Чөнки рәсми рәвештә дә чуваш төрки телләр төркеменә керә. Үзләрен төрки яки угро-фин, урыс итеп таныйлармы, һәр чуваш кешесе шәхсән үзе дә чишә. Тик төркилеге шик астына куелмаучы халыклардан әйтик үзбөктә дәүләт бар. Ә менә Казанда яки Уфада, Симферпольдә яшәүче төрки-татар тыңлаучысының үз дәүләте юк. Бу турыда “Кырым Сәдасы” газетасы мөхәррире Элдар Сәетбәкеровтан сорасак яхшырак булыр.

Элдар Сәетбәкеров: Кырымда да бик зур проблемалар бар. Мондагы күп халыкның ичмасам дәүләтләре бар, ә безнеке юк. Кем безгә ярдәм итәр? Кырым татарлары проблемасы аеруча 1944 елдан соң башланды. Безне Ватанна сөрделәр. Перестойка башлангач исә кире кайта башладык. Тик безне монда кайтаруга каршы эшлиләр. Безгәйорт салырга җир кайтарып бирмиләр. 17 ел булды инде, бәйсез Украина кырым татарларын реабелитацияләү турында канун кабул итми. Җир мәсьәләсе дә чишелми, сәяси, мәдәни сораулар да кала бирә.

Казан татары да мохтаҗ кебек. Тик төрки корлытайлар безнең хакимиятта - игнорда. Башкортостан, Чувашстан җитәкчеләре дә аннан кача. Хәер, Бакуда узган рәсми корылтайда да бары тик азери, төрек һәм Төньяк Кипр түрәләре генә катнашты. Ә кайда бәйсез илнең бәйсез җитәкчеләре? Сталин бабай бүлеп бирегән җирләрдә, Россия-Украина-Белорусия җитәкчелеге Беловежская Пущада СССР бетте дип хәбәр иткәннән соң кинәт кенә бәйсез калган Казахстан, Кыргызыстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан җитәкчеләре ник катнашмый? Кыңгыр эшләре бармы? Россиядан куркалармы? Федерацияның үз эчендә дә төркиләр ничек яши соң? Алары да туран яки төрки бердәмлек турында да уйларга курка кебек. Тик татар хәрәкәте моңа аптырамый. Тамчы таш яра, дип алар сөйләүне дәвам итә. “Азатлык” газетасы, “Азатлык.ком” сайты кебек оппозицион чыганаклар да, “Туган ягым” кебек кыю сәясәттән читтә торучы газета хуҗасы да булган Тәлгатъ Әхмәдишин ни уйлый? Узган атнада биргән әңгәмәсендә ул Россиядә төрки хәрәкәттән шикләнү зур дип сөйләгән иде инде. Тик ул төрки корылтайларда Россияне куркытырлык экстремизм очрамый дип саный.

Тәлгатъ Әхмәдишин: Россия төркиләрендә проблема күп. Безгә туган телне өйрәнергә, татарча укырга мөмкинлек җитми. Татарга латин хәрефләрен куллануны тыйдылар. Себер төркиләре бөтенләй бетеп бара. Шулай ук Кытайда яшәүче уйгырларга авыр. Кырым татарлары туган иленә кайта алмый. Азербәйҗан җирен әрмәннр басып алды. Төркиянең үзендә дә проблемалар бар. Анда да көрт соравы бар, террорчылык белән шөгелләнәләр. Бу шартларда безгә якынаю, интеграция, хезмәттәшлек бердәнбер котылу чарасы булып кала.
Римзил Вәли: Әмма барыбер төрки халыклар киләчәге, бердәмлеге өметлеме дигән сорауга ачык җавап юк әле. Тик бу фикерләрнең файдалы булуын да әйтергә кирәк. Бөтен төркиләрдә уртак ихтыяҗлар бар. Аларны бергәләп чишү җиңелрәк тә булыр иде. Кем белә, глобализм чорында терминология, мәдәни берәмлекләргә таянып яшәргә туры килмәгәе? Төрки идея сакланып калуга ниндидер гарантия биреп тора алыр иде. Инде татар һәм башкорт кебек кардәшләрнең бик якын булуын, аларның уртак тарихын һәм мәдәниятен дә төрки уртаклыгы яссылыгында шик астына алмас, бәхәсләрен, каршылыкларын да юкка чыгарыр иде. Ягъни син үзеңне чын төрки яки мөселман дип хис итсәң, син татар, син башкорт дип тарткалашудан мәгънә юк. - Уртак байлыклар, уртак бәлалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG