Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Русиядә Грузиядәге һәм Украинадагы кебек төсле инкыйлаб булырга мөмкинме?


Ачык микрофон
Ачык микрофон
Соңгы көннәрдә Русиянең массакүләм мәгълүмат чараларында, Русия телевидениесендә сәяси оппозиция вәкилләре һәм мөстәкыйль фиркаләрнең урам җыеннарыннан репортажлар бирделәр. Мондый чараларда катнашучыларны кыйнап, кайберләрнең кулга алынуы турында РТР каналында якшәмбе кичендә күрсәтелде.
Бу турыда рәсми мәгълүмат чаралары Русиядә Грузиядәге, Украинадагы, Кыргызстандагы кебек төсле инкыйлаб, корал кулланмыйча гына дәүләт хакимиятен яулап алу мөмкинлеге турында сөйләде. Шул ук вакыттта хәзерге Русиядә мондый инкыйлаблар өчен бернинди алшартлар да юк, дип санаучылар бик күп.
Чыннан да, бүгенге Русиядә Көнбатыш илләре ярдәмендә хакимиятне басып алырга җыенучылар һәм андый мөмкинчелек бармы соң?

- Мөмкин түгел, чөнки безнең халыкларда алар кебек фикер йөртү юк әле. бүгенге көндәге дәүләт системасы ситуацияне үзенең контроль астында тота. Соңгы елларда эшләнгән уңай эшләр киләчәктә кешеләрдә күпмедер өмет уята. Шуңа күрә халык андый юлга бармаячак.

- Мөмкин. 2 декабрьдә саулау вакытында кем җиңә, халык язмышы шул кеше, шул фирка кулында булачак.
- Хәзерге вакытта юк. Чөнки бар нәрсә тотрыклы бара. Вәгъдә иткән әйберләрен үтәп баралар. Менә пенсионерларга да елга ике тапкыр пенсияләрен арттырып баралар, шуның белән алданып халык яши. Шуңа күрә андый революция була алмый.
- Белмим. Русиядә булырга мөмкин чөнки әгәрдә түләсәләр, акча белән бар нәрсәне дә эшләп була. Татарстанда андый лидерлар юк. Элек бар иде оппозициядә булган бер капитан. Ул ачлык та игълан иткән иде, гәзитләргә дә аның турында язылган иде . Хәзер аның турында бердә нәрсә дә ишетелгәне юк.
- Русиядә властьтә кем утыра? Элекке партиянең секреатрьләре утыралар . Ә властьне көрәшеп алырга кирәк. Ә яшьләр, бар да энәдә утыралар. Юридик факультетта укыганнар мәсәлән , бары да акчалы кешеләрнең балалары. Барысы да наркотикны кабып караганнар, диләр . Бер студент та юк, ди наркотик кабып карамаган. Ә картлар берәм- берәм теге дөньяга китеп баралар. Ә минем яшьтәгеләр дә 50-55 тирәсендәгеләр, көрәшерлек түгелләр, кем авыру, кем ничек. Яшьләр арасында бардыр инде, әмма аларга властьне андый ысул белән алырга мөмкинчелек бирмәячәклар.
- Минем уйлавымча , Русиядә тыныч сәясәт алып барыла. Ул халык мәнфәгатьләрен дә кайгыртырлык. Шуның өчен безнең илдә андый революция булырга мөмкин түгел.
Русиядә Единая Россия партиясе хакимият партиясе. Аңа төсле революция кирәк түгел. Безнең илдә гамәлдә бер партия идарә итә.

-Безнең халык бик пассив, чөнки ул бик яхшы яши.
- Барысы да мы?
- Әйе.
-Минемчә Русиядә хәзер демократия бар дип әйтерлек түгел. Интернет аша караганда Франциядә әйтүчеләр буенча, бездә демократия бетә, диләр. Мисал өчен, менә Курскийда баткан көймә турында гына әйтсәк тә. Анда моның турында Французларда бөтенләй икенче төрле мәгълүмат булган. Ә безгә ул мәгълүмат күрсәтелмәде. Бездә дөрес мәгълүмат бирелми. Ә аны без интернет аша алдык. Шуның өчен төсле революция булырга мөмкин. Икътисат мөнәсәбәтләренә килсәк тә, бездә базар мөнәсәбәтләренә кайту түгел, ә кире административ- команда системасына кайтып бара. Америка белән чагыштырылу бара. Безнең кайбер процесслар туктатылган килеш тора, кредитование һәм страхование.
- Юк , чөнки безнең халык революцияләрдән туйган инде . Безнең республикада бердән тыныч, һәм халык үз көче белән бүгенге хәлләрдән чыгарга тырыша.
- Юк инде, бүгенге көндә власть көчле бит әле. Ельцин вакытында булса, булыр иде . Ә хәзер юк инде, олигархлар ясасалар гына. Алар да кызыксынмый. Чөнки аларның урлап алган заводларын талаган кеше юк бит әле. Ала башласалар да, власть армиясен генә чыгарачак, барыбер бернинди дә үзгәрешләр булмаячак.
XS
SM
MD
LG