Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:51

Корылтайда ана теле мәсьәләсе каралырга тиеш


Бөтендөнья татар конгрессының 4- нче корылтаенда делегатлар беренче чиратта татар теле һәм милли мәктәп мәсьәләсе каралырга тиеш ди.

Казан шәһәренең Сул Болак урамындагы “Меценатъ” ресторанының ачык икәнен белдерү өчен ишеккә һәр көнне “open” дигән язу элеп куялар. Үзеңне әйтерсең лә Европаның берәр иленә барып эләккән диярсең…
“Мин барам шәһәр урамы буйлап. Мин инглизчә, французча, итальянча латин хәрефләре белән язылганны күрәм. Ә татарча язуларәз. Хәтта “Татар милли ашлары” рестораннарының Казанда бөтен рекламалары урысча бирелгән. Нишләп алар татар милли ашлары дип язып куя алмыйлар? Казан урамнарында нишләп без татарча язуларны күрмибез? Күрәбез “рәхим итегез”, “сау булыгыз”. Ә бит бүтән нәрсә юк. Бу атмосфераны да үзгәртеп җибәрер иде. Бу нәрсә урысларда ризасызлык тудырыр өчен эшләнергә тиеш түгел. Хәзер бөтен бала мәктәптә татарча өйрәнә икән, нигә ул аның икенче дәүләт теле икәнлеген күрми. Бөтен әйберләр, игъланнар, чыгышлар ике телдә бара икән, ул нормаль күренеш булып кабул ителә башлаячак. Аннан соң аның башка юлларын табып була. Ләкин менә шундый гади нәрсә дә үтәлми бит!”- ди Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйлаҗев. Аның әйтүенчә Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтаенда күтәрелергә тиеш иң әһәмиятле мәсьәлә ул татар теле мәсьәләсе.
“Тел мәсьәләсе өчен борчылам. Безнең татар халкының яшәеше өчен иң әһәмиятле мәсьәлә. 90 еллар башында эйфория чорында күбрәк административ чаралар белән телне үстереп булыр дип адымнар ясалды. Алар ниндидер нәтиҗә бирде. Ләкин бүгенге көндә мәктәп, балалар бакчасын ачу гына җитми. Телнең беренчедән абруен, дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Җәмгыяттә телгә карата психологик карашны да үзгәртергә кирәк”,- ди Искәндәр Гыйләҗев. Казанда татарча сөйләшкән яшьләрне күреп сөенәбез. Әмма, төптән уйлап карасаң, галим әйтүенчә, бу шаккатырлык әйбер түгел, ә гадәти хәл булырга тиеш. Кечкенәләрнең дә, яшьләрнең дә урысча сөйләшүенә беркемнең дә исе китми бит. “Бик гади нәрсәдән башлый алабыз. Телләр турындагы канун бар. Аның бөтен матдәләрен үтәргә кирәк. Ул закон кабул ителгән. Әмма нишләптер ул бит үтәлми”,- ди Искәндәр Гыйләҗев.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия тетары мөдире Шамил Закиров исә, ул да Казан шәһәреннән корылтай делегаты, бу чара вакытында милли мәктәпләрне саклап калу һәм тернәкләндерү өчен җитди сүз булырга тиеш ди. “Чөнки татар мәктәпләре бетүгә таба йөз тотты. Бу Мәскәү сәясәте буенча да шулай бара. Ләкин без үзебезнең мәктәбебезне якларга, сакларга тиеш. Бу корылтайның нәтиҗәсе шул булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Чөнки безнең халыкны саклый торган төп нәрсә ул”,- ди Шамил Закиров. Әмма, аның әйтүенә караганда, корылтайда кабул ителгән карарларның барсы да тормышка ашып та бетмәскә мөмкин. “Беренче корылтайларда без латин шрифтына күчәбез дип карар кабул иткән идек. Ләкин без аңа күчә алмадык. Аның төрле сәбәпләре бар. Ләкин корылтайның ул карары тормышка ашмады. Ләкин корылтайның бөтен карарлары тормышка аша да алмый, чөнки ул җәмәгать оешмасы“,- ди Шамил Закиров. Ә Искәндәр Гыйләҗев корылтайда күтәрелгән мәсьәләрне хакимияттәгеләр дә дөрес аңларга тиеш, ди.
“Әлбәттә өметләр бар. Монда бер яктан корылтайның активлыгы һәм конгрессның активлыгы булса, икенче яктан хөкүмәт оешмаларында без күтәргән мәсьәләләрне параллель рәвештә аңлау булса, ул вакытта өметләр зур”,- ди булачак корылтайда хәл ителәсе мәсьәләләр турында Искәндәр Гыйләҗев. Инде хакимияттәгеләрнең корылтай карарларына колак салуына килгәндә исә, Казан шәһәреннән сайланган делегатлар исемлегендә алар әз түгел. Җитди мәсьәләләр күтәрелә калган очракта, үзләре үк тыңлап утырачак.

XS
SM
MD
LG