Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия каналлары каршылык чараларын бер яклы гына күрсәтте


Оппозиция җыенында, 24.11.2007
Оппозиция җыенында, 24.11.2007

Путин хакимиятенә каршы демонстрациядә дистәләп оппозиция вәкиле кыйналды, йөздән артыгы тоткарланды. Әмма үзәк каналларда бу чара турында берни дә әйтелмәде диярлек.

Петербурдагы демонстрациячеләчеләр оппозициядәге “Яблоко” фиркәсенең җирле идарәсе бинасыннан чыгу белән туктатылды. Төркемдәгеләрнең берсе радикал Националь Большевик Партиясенең кара әләмен күтәрү белән милиция аларга ташланды, кешеләрне тоткарлап резин таяклар белән кыйнады. Кулга алынганнар арасында “Уң көчләр берлеге” җитәкчеләре Борис Немцов белән Никита Белых, “Берләшкән Ватандашлар Фронты”ның җирле җитәкчесе Ольга Кумосова да бар иде. Яз көне үтәчәк Президент сайлауларында оппозициянең президентлыкка намзәте булыр дип фаразланучы Немцов соңрак азат ителде.Шимбә Мәскәү мәхкамәсе Берләшкән Ватандашлар Фронты җитәкчесе, элеккеге дөнья шахмат чемпионы Гарри Каспаровны оппозиция демонстрациясен җитәкләгән һәм тоткарлаганда каршылык күрсәткән өчен 5 көнлек төрмә җәзасына хөкем итте.
Оппозиция җитәкчесе Гарри Каспаров милиция кулыннан ычкынырга тырыша
1-2 меңләп кеше катнашкан кешегә демонстрациядә Каспаров белән бергә оппозициянең тагын берничә әгъзасы тоткарланды. Бу хакта “Уң көчләр берлеге” сәяси Шурасының сәркатибе Борис Надеждин:
"Без тиз арада мөрәҗәгать кабул иттек. Аның асылы шул - әгәр элек төбәкләрдә Уң көчләр берлеге фиркәсе яклы кешеләрне генә тоткарласалар, хәзер инде хакимият бер нигезсез безнең фиркәнең җитәкчелеген кулга алды. Без моның белән туктарга җыенмыйбыз. Путин алып барган сәяәстне һәм Бердәм русияне тәнкыйтьлиячәкбез. Ә барысыбызны да кулга алып бетерә алмыячаклар, чөнки без күп – берничә меңләп кеше".

Әмма үзәк телевидение каналлары Каспаровның да, Немцовның да кулга алыну турында яңалыкларда бер сүз дә әйтмәде. Гомумән, кичкә кадәр Мәскәүдә барган Путин хакимиятенә каршы демонстрация турында “Вести”, “НТВ” һәм “1нче канал” бернинди мәгълүмат бирмәде. Көн дәвамында бу чаралар хакында бер сүз дә булмады. Кичке яңалыкларда Путин хакимиятенә каршы барган демонстрацияләр бер яклы итеп күрсәтетелде. “Вести”, “НТВ” һәм “1нче каналда” бер сәгать аерма белән генә чыгучы яңалыклардагы мәгълүматлар барысы да бер-берсенә охшаш иде. Катнашучыларны “НТВ” каналы радикаль опозиция дип атады, Русия каналында алар үтә уң һәм үтә сул радикаллар дип билгеләнде, "1нче канал" исә радикаль төркем диде. Саннарга килгәндә дә федераль каналлар хакыйкәтне бозып сөйләде. “Вести” барлыгы 1 мең генә кеше катнашты, калганнары журналистлар иде дип басым ясаса, “НТВ” алдан планлаштырганга караганда халык, күпкә азрык җыелган иде дип белдерде. Моннан тыш, 3 үзәк телевидение каналы да опозиция вәкилләрен яман яrтан күрсәтте. Имеш, яшь экстремистлар тәртип саклаучыларны тыңламыйча ыгы-зыгы тудырды хәрәкткә комачаулады. “Время” каналы барысы да уздырып җибәрде. Андагы хәбәрче, оппозиция вәкилләре тәртип сакчыларны котыртырга тыршып, машина өсләренә сикерде, юллардагы хәрәкәтне туктатты дип басым ясады. “Вести” һәм “Время” тапшыруында хәбәрчеләр тәртип саклаучылар – ОМОНнарның үзләрен бик итәгатьле итеп тотуын басым ясады.

Бары “РЕН ТВ” каналы гына мәгълүматны башкачарак бирде. Анда демонстрациядә 3 меңгә якын кеше катнашуы әйтелде. Рәсемнәрдә тәртип саклаучыларның кешеләрне резин таяклар белән кыйнап, төртеп-төртеп автобусларга утыртулары күрсәтелде.
XS
SM
MD
LG