Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаулар атнасы башланды


Сайлау кампаниясе кызганнан-кыза бара. Әлбәттә, барлык хакимият ресурслары “Бердәм Русия” файдасына эшли. Мәсәлән, узган ял көннәрендә генә дә республиканың Әлшәй, Кушнаренко, Зианчура. Дүртөйле, Күгәрчен районнарында һәм Агыйдел шәһәрендә Путинны яклап чаралар узды. Аны район башлыклары оештыра, министрлар урыннарда халыкны кабул итә, төрле спорт һәм мәдәни чаралар уза.Кыскасы, хакимият ресурсы машинасы тулы куәтенә эшли.

Сайлауларга килсәң – кәнфит

Инде сайлауларга кәнфит белән алдалап чакыру башлангычы белән дә чыктылар. Башкортстан сәүдә ассоциациясе башы Илдар Гарифуллин сайлауларга килүчеләргә рәхмәт ярлыклары тапшырылачагын белдерде. Ул кәгазь белән аерым кибетләрдә ташламага әйбер алып, кинотеатрларда кино карап, җәмәгать мунчаларында бушлай юынып булачак. Уфада бу акциягә 250 эшкуар ярдәм итәргә ышандырган.

Нәмзәтләр исемлекләрдән коела

Нәмзәтләр сайлау исемлекләреннән коела. Иң беренче “Уң як көчләр”нең төбәк исемлеген җитәкләгән Шамил Габдрахманов сайлауларда катнашудан баш тарткан иде. Ул моны фиркасенең хакимияткә каршы “артык тәнкыйди” булуы өчен дип аңлатты. Инде “Русия патриотлары” исемлеген өстерәп барган Александр Веремеенко да сайлаулардан баш тартты. Ул моның сәбәбен үзенең “Бердәм Русия” исемлеген Президент җитәкләүгә кадәр үк чыккан булуын, хәзер эшләр шулайга киткәч, ил башына көндәш булмас өчен, сайлаулардан баш тартуын белдерде. “Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсе башы Заһир Хәкимов Александр Веремеенконың бу турыда хәбәр итмәвен, исемлектән чыккан очракта да икенче Президент курсын яклавын белдерүе белән моны кара пиар дип бәяләде.

Заһир Хәкимов фикеренчә, нәмзәтләр сайлауга бер атна кала баш тарта алмыйлар, бу канун бозу булып тора.

XS
SM
MD
LG