Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары корылтае 8 декабрь узачак


Декабрь Русия өчен дәүләт думасына сайлаулар белән мөһим булса, татар җәмәгатьчелеге өчен тагы бер чара – Бөтендөнья татар конгрессы узачак. Анда Башкортстаннан иң зур делегация – 60 кеше катнашачак. Башкортстан татарлары корылтае 8 декабрь узачак. Ә аңа кадәр районнарда конференцияләр узарга тиеш. Бары тик бу атнада гына татарлар күпләп яшәгән районнарда конференцияләр башланачак. Соңга калу сәбәбе – хакимиятнең хәер-фатихасы булмаудан. Инде, өстән рөхсәт булмауга карамастан, ул районнарда зурлап булмаса да узачак.

Хаҗ сәфәре җитә

Быел хаҗга барырга теләүчеләрдән гариза алу тәмамланды. Сөгуд Гарәбстаны быел Русиягә 25 мең урын биргән. Башкортстаннан хаҗга барырга 225 кеше теләк белдергән. Быел хаҗга бару 76 мең сумга төшә. Бу хакка Сөгуд Гарәбстанына очу, Мәккәгә кадәр автобусларда бару, кунакханә һәм башка чыгымнар кергән.

XS
SM
MD
LG