Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идрис Газиев “Азатлык”та кунакта


Идрис Газиевнең, “Татар музыка дөньясы”дип аталган 3 өлештән торган дискы чыкты.

Хәзерге чор татар җырчылары арасында иң югары урыннарның берсендә торган Идрис Газиевнең, ниһаять, “Татар музыка дөньясы”дип аталган 3 өлештән торган дискы чыкты. Әлеге СД тәлинкәсенә барлыгы 60 җыр кергән. Халык моңын да классик вокалны да үзләштергән сәнгать остасы татар һәм башкорт җырларын җиренә җиткреп башкаручы Идрис Газиев бүгенге көндә үз тамашачысы бар . Сәләтле һәм югары зәвыклы җырчы Азатлык радиосының Казан бюросында да булып китте.

Идриснең үзенә генә хас булган аның моңлы тавышын бик күп чит илләрдә дә яратып тыңлыйлар. Италия Финляндия, Швеция, Төркия, Нидерланды илләрендә барган аның гастрольләре һәрчак уңышлы үтте.
Идрис Газиев Швециядә үткән халыкара фестивальдә дә беренче премия лауреаты булган җырчы.
Шушы көннәрдә Казанда үткән Рәшид Ваһапов исемендәге халыкара фестивальдә чыгыш ясарга килгәч, Идрис Газиев Азатлык радиосының Казан бюросына керми китмәде. “Татар музыка дөньясы” дип аталган антологиянең эчтәлеге турында Идрис Газиевның үзен тыңлыйк.

“Чынлап та менә безнең алда яткан 3 кечкенә компакт диск эчендә күпме уй, күпме хыял, күпме эш, күпме тырышлык кергән . Чөнки бу дискларда тупланды татар җырлары, халкыбызның байлыгы, халык җәүһәрләре”
дибез.
Алар арасында a`capella, ягъни музыкасыз гына язылган җырлар байтак. Симфоник оркестр һәм камера оркестры белән, фортепиано- виолончель- скрипкадан торган инструменталь трио белән , баян белән язылган җырлар кергән бу тәлинкәгә. Чынлап та бу минем соңгы елларда иҗат иткән иҗат җимешләре. Күптән хыялланган уй иде.
Күп кенә җырларны өлкән кешеләрдән ишетеп, әти әниләрдән һәм безнең мәшһүр композиторларыбыз Сәлих Сәйдашев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хабибуллин, Фәрит Яруллин кебек композиторларыбызның эшкәрткән татар халык җырларын 40-50-60 еллардагы җыентыклардан бу җырларны табып алып, өйрәнеп, карап менә шушыларны яздырдым.

Бу әлбәттә, бик күп көч тә таләп итте, вакытта таләп итте. Чөнки аеруча озын көйләрне өйрәнгәндә, җырлаганда аны еллар буе җырлыйсың. “Әллүки” дәү әтием Әхмәтгалинең дә, әниемнең дә иң яраткан җыры булган . Соңыннан инде өлкән җырчыларыбыз Илһам Шакировны ишетеп, җырлап, өйрәнеп , җырлыйм. Һәм аны җырлаган вакытта минем күз алдыма картәтинең образы килеп баса. Ә картәти аша безнең ата-бабаларыбызның образы сүрәтләүләр аларны искә төшерү, аларга багышлау килеп баса. Безнең шундый рухи мәдәни мохитебез , безне татар иткән мохит, безне татар халкы иткән мохит ул, татар теленең зурлыгын күрсәткән әйбер, менә шул буынннардан буынннарга тапшырылып килгән мирас ул, тел байлыгы , җыр моң байлыгы .
Әллүки, Зиләйлүк , Тәфтиләү кебек озын көләр, җырлар ул еллер буе җырланган җырлар. Шулай ук Г Тукай сүзләренә язылган Г Тукай иҗатына кагылган җырлар беренче бүлектә тупланган . Шулай ук безнең халкыбызның көйләп укый торган традициясе булган . Ул китаплар Мөхәммәдия, Бәдавам, Буз егет, Кол Галинең Йосыф китаплары.

Бу антология ике өлештән тора. Берсе аның “Ишеттем мин кичә” дип атала, ә икенче бүлеге “Бер җырламый җаным тузә алмый”. Төп өлеше озын көйләр безнең халкыбызның традицион алым, стиль белән җырлау ысулы белән башкарыла. Көнчыгыш илләрендә яшәгән халыкларга хас булган әйбер, импровизацион алым дип атала. Аның төп калыбы бар әлбәттә, басымы, адымы, мелизматикасы бар . Әмма һәрбер җырчы аңа үзенең нечкәлекләрен кертә, үзенең кәефен, тәмен, үзенең сиземлеген бирә. Ә аның төп калыбы сакланып килә . Шуның өчен дә мисал итеп алган “Әллүки”не һәрбер җырчы үзенчә башкара, һәм һәрбер вакытта төрле итеп башкара . Шуның өчен дә ул озын көйләрне башкару, үзенә күрә бер мәктәп”, -диде Идрис Газиев.
Сез, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Идрис Газиевнең татар җырлары турында тапшыру тыңладыгыз. Алдагы тапшыруларыбызда без, аның Башкортстан һәм Татарстан арасындагы эшчәнлеге турындагы язмабызны ишеттерербез. Һәм аның кыйбласы Евровидениегәме, әллә Европа- Азиягә юнәлгәнме, дигән сорауларга җавабын, безнең алдагы тапшыруларыбызда ишетерсез.
XS
SM
MD
LG