Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда йорт төзүгә өлеш кертеп алданучылар арта


Tözi başlap ta tözep betermägän yortlar sanı arta
Tözi başlap ta tözep betermägän yortlar sanı arta

Татарстанда йорт төзүгә өлеш кертеп алданучылар саны соңгы 1-2 ай эчендэ 2 тапкыр арткан

26 ноябрь көнне республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында алданган өлешкә кереп йорт төзүчеләр проблемасына багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән алданган өлешчеләрнең инициатив төркемнәре вәкилләре, шулай ук төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, республика прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты. Алданган өлешчеләр проблемасына багышланган беренче киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында октябрь аенда булган иде.Әлеге мәсьәлә республика һәм муниципаль хакимият органнарының игътибар үзәгендә. Шуңа күрә мондый очрашулар ай саен булыр дип көтелә. ТР Премьер-министры катнашында алданган өлешчеләр мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә декабрь аенда булачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат үзәге.

Соңгы бер-ике ай эчендэ алданган өлешчеләр саны 2 тапкырга арткан. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, алданган өлешчеләр саны көннән-көн арта. Көз башында андыйларның саны 2,8 мең кешедән артык булса, бүгенге көндә реестрга 5472 өлешче кертелгән. Төзелеп бетмәгән торакның гомуми мәйданы 383 мең квадрат метр тәшкил итә. “Әлеге проблемадан чыгуның бердәм формасы юк. Кайбер төзелеп бетмәгән йортлар буенча бу мәсьәлә ел азагына кадәр үк хәл ителергә мөмкин,- диде Марат Хөснуллин. Аның сүзләренә караганда, төзелеше әле башлангыч этапта , ягъни нигезе генә әзер булган йортларда, шулай ук проект-смета документлары төзәтүгә мохтаҗ йортларда эшләр аеруча кискен тора. Өстәвенә, вакыт һәм атмосфера күренешләре тәэсирендә тәмамлау мөмкин булмаган йорт та бар.

Алданган өлешчеләрдән акча җыйганнар, әмма бернинди дә торак төзергә җыенмаганнар. Андыйлар аерым бер исемлектә теркәлеп бара. М.Хөснуллин хәбәр иткән мәгълүматларга караганда, андыйлар саны Әлмәттә 105 һәм Чаллыда 45 кеше. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә өлешчеләр белән төзүчеләр имзалый торган килешүләр “юридик яктан бик йомшак һәм өлешчеләр файдасына төзелмәгән”.

Арслан Минвәлиев 3 ел элек йорт төзүгә өлеш керткән булган. Август аенда ул яңа фатирда яшәү бәхетенә ирешкән. Алдану куркынычлыгы тумасын өчен нишләргә кирәк булуына үзенең фикерен әйтте:

"Беренчедән, килешүне дөрес төзергә кирәк. Бәлки юристка акча кызганмаска, аның белән килеп документларны карарга. Канун буенча төзүче фирма өлеш кертүчегә барлык документларны да күрсәтергә тиеш. Рөхсәт документын, җиргә документ, проект белән танышырга, хәтта оешманың уставын карарга кирәк. Сәүдә базарында оешманың тоткан урынын белергә."

Проблемалы озакка сузылган төзелешләрнең берсе Әмирхан проспектында урнашкан. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, әлеге йорт 22 ел дәвамында төзелә. Өлешкә кереп йорт төзүчеләр үзләренең милек хокукларын суд аша расларга тиеш дигән карар чыгарылган. Ә йорт үзе муниципаль хакимият органнары карамагына күчә.

Шулай ук ведомство башлыгы бүгенге көндә төзүчеләр уйлап тапкан “өлешкә кереп йорт төзүнең һәм халыктан акча җыюның яшерен формаларының” берсен атады. Бу – торак сертификатлары чыгару. Моның өчен төзүче кайбер шартларны үтәргә мәҗбүр. Ул участокның хуҗасы булырга яки анда аренданың раслаучы документ булырга, төзелеш эшләре башкару өчен рөхсәт булырга тиеш. Шулай итеп, һәрбер төзүче теләсә нинди суммага сертификат чыгара ала.

Казан, Әлмәт һәм Чаллыда намуссыз төзүчеләр арасында “Ада” ябык акионерлык җәмгыяте, “Защита” ЯАҖ, «Домострой 2000», «Олимпия», «Ипотека» һәм башкалар аталган. ТР прокуроры Кафил Әмиров сүзләренчә, кайбер төзүчеләр милкенә арест салынган, алар үзләре дә сак астында. Ул хәбәр иткәнчә, октябрь аенда Казанда әзерлек дәрәҗәләре югары булган 35 йортны төзүгә рөхсәт бирелгән. Ә моңа кадәр төзелеш эшләре документларсыз башкарылган.
ТР Премьер-министры Рөстәм Минниханов искәртеп узганча, үз территорияләрендә нәрсә төзелү һәм нинди төзүчеләр эшчәнлек алып бару өчен муниципаль хакимият органнары җаваплы. Ул өлешкә кереп йорт төзүчеләрнең инициатив төркеменең эшкә салым органнары, башка тиешле хезмәтләрне җәлеп итәргә дигән тәкъдимен хуплады. Чөнки намуссыз төзүчеләргә чит илгә китәргә мөмкин.

Бүгенге көндә файдалануга тапшыру тоткарлана торган 4898 фатирлы 47 йорт булу ачыкланган. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, 1544 фатирны зур чыгымнарсыз гына сафка бастырырга була. Мэрия уналты йортны ел азагында ук файдалануга тапшырырга ниятли.
XS
SM
MD
LG