Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:22

Казаннан Мәскәүгә SkyExpress сәфәрчеләргә 500 сумлык билетлар тәкъдим итә.

SkyExpress очкычлары белән Казаннан Мәскәүгә бары тик мең тәңкәгә генә барып кайтырга була. Бу хакта әлеге ширкәтнең рәсми сәхифәсенә язып элгәннәр. Әмма син бу билетларны Татарстан башкаласындагы билет сатучы ширкәтләрдән сатып алырмын димә.Шулай итеп, билет сатучылар үз бәяләрен дә өстәп, SkyExpress билетларын өч тапкырдан да артыкка сата. SkyExpress-ның Мәскәүдәге вәкилләре әйтүенә караганда, арзанлы билет аласың килсә интерент аша, яисә Мәскәүдәге билет аеру, ягъни бронирование бүлекләренә шалтыратып үтенечеңне кәнәгатъләндерергә мөмкин. Алар Казан сатучыларының билет бәяләрен 3 тапкыр арттыруга бер дә гаҗәпләнмәде. “Безнең килешүгә күрә шулайдыр, үз эшләре”,- дип кенә әйттеләр.

Инде билгеле булганча, әлегә кадәр Казан белән Мәскәү арасын “Татарстан”, “UTAir”, “Сибирь” һава ширкәтләренең очкычлары бәйли иде.

“Бүгенге көндә Казанга килүче һәм китүче ширкәтләр очкычлары яртылаш буш йөри. Үзен аз бюджетлы ширкәт дип тәкъдим итүче тагын берәүнең, аның исеме һәм үз-үзен тәкъдим итүе матур, әмма чынлыкта ул шундый ук һава ширкәтенең килүе, бу базар өчен яхшы булмаячак. Калганнарда да очучылар санын гына киметәчәк”,- ди “Татарстан” һава ширкәте башлыгы Магомет Закаржаев.

Аның әйтүенә караганда, башта SkyExpress та зур чыгымнарга дучар булачак. Ә “Татарстан” һава ширкәтенә килгәндә исә, моңа кадәр Мәскәүгә һәр көн саен 6 очкыч барган булган. Аларга утырып йөрүче юлчылар саны кимегәнгә берсен туктатып торганнар.

Кайбер тыңлаучыларыбызда нигә Казанга башка ширкәтләрне кертәләр соң? дигән сорау да туарга мөмкин. Әлегә кемнең кая очасын Русиянең авиция хезмәте хәл итә. Ул рөхсәт бирә. Ә киләсе елның языннан исә: ”Мондый рөхсәтләр читтән бирелмәячәк. Теләсә кайсы һава ширкәте теләсә кайсы һава аланы белән килешеп кая тели шунда оча алачак”,- ди Закаржаев.

Юлчыларны җәлеп итәр өчен SkyExpress бүгенге көндә Мәскәүгә кадәр бер якка 500 сумга билетлар тәкъдим итә. Әлбәттә бу башта гына шулай булачак. Ул билетлар беткән очракта юлчы 900 сумга алачак. Әмма гел шулай булып калыр дип бер кем дә әйтә алмый. Бәяләр Казаннан китүче башка ширкәтләрнеке кебек үк булмаса да, аңа якынлашырга мөмкин. 5 декабрьгә SkyExpress-ка билетлар беткән очракта юлчы тагын кем белән һәм нинди бәягә Мәскәүгә китә алачак соң. “Татарстан” һава ширкәтенең иртән китә торган очкычына бер якка билетларны ике мең сиксән сумга тәкъдим итәләр. Ни өчен 5 декабрьгә дигәндә, SkyExpress үзенең беренче очкычын- Boeing 737-не нәкъ шушы көнне кич белән Казанга җибәрәчәк. Төнге 12 тулганчы ул Мәскәүгә кире әйләнеп тә кайтачак. Әлеге ширкәт очкычлары Русиянең кайбер башка шәһәрләренә оча башлады инде. Юлчылар әйтүенә караганда, аның төрле акцияләре була. Алар вакытында арзанлы билетны эләктереп каласың килсә, төн йокламыйча интернетта утырырга кирәк. Аннан да кала, бу очкычларны һавадагы автобуска тиңлиләр. Анда гадәти рейслардан аермалы буларак ашарга һәм су эчәргә дә тәкъдим итмиләр. Ашыйсың килсә, алдан ук әйтеп аерым бәя түләргә кирәк.

SkyExpress һава ширкәтенең бүгенге көндә Русиядә 7 Boeing бар. Гомум капиталы 48 миллион доллар тирәсе. Аның 10 миллион долларын Европада үсеш һәм төзекләндерү банкы инвестицияләгән.

XS
SM
MD
LG