Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Алма» вәгъдәләре


«Яблоко» үткәргән түгәрәк өстәл артында Людмила Алексеева, Григорий Явлинский
«Яблоко» үткәргән түгәрәк өстәл артында Людмила Алексеева, Григорий Явлинский

Мәскәүдә «Яблоко» уздырган түгәрәк өстәлдә, Русия халыкларын борчыган милли мәсьәләләр каралды.

Мәскәүдә, «Яблоко» партиясе журналистлар, төбәкләрдән килгән күп санлы партия активистлары белән түгәрәк өстәл уздырды. Бу түгәрәк өстәл утырышында Кавказдан, Дагыстаннан, Мордовиядән Украинадан. Әрмәнстан илчелегеннән дә вәкилләр катнашты. Шулай ук Мәскәүдән «Мөселман халыкларын үстерү» фонды җитәкчесе Гаяр Искәндәров та чыгыш ясап һәм язучы танылган хокук яклаучы Фәүзия Бәйрәмованың «Татарларга нинди Русия кирәк» дигән язмасын да тәкъдим итте.

Очрашуңда Мәскәүнең Хельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева, Кеше хокуклары институты директоры Валентин Гефтер, Хокук яклаучы Валерий Борщев, «Мемориаль» оешмасыннан Ян Рачинский, әлбәттә, «Яблоко» партиясе җитәкчесе Григорий Явлинский да катнашты. Очрашуның темасы «Күп милләтле илгә милли экстремизм һәм милләтара күрә алмаүчанлыкның куркынычы яный», «Русиягә ничек итеп интернационализмны кире кайтарырга» дип аталган иде.

Очрашу, шушы көннәрдә генә «Яблоко» партиясенең Дагыстанда үтерелгән активисты Фәрит Бабаевны искә алып, бер минут тынлык белән башланып китте. Һәм беренче сүз Кавказ төбәгеннән килүчеләргә бирелде. Кабардина Балкариядән килгән Назир Будаев төбәктә бер сәбәпсез кеше үтерүләр туктап тормый, җинаять эшләре ачылмый, ачылса да үтерүчеләрне тапканнары юк әле, дип белдерде. Ә инде Краснодар өлкәсеннән килгән Адам Шаззо: «Мин мөселман, Краснодарда миллионнан артык кеше яши, төрле храмнар бар, ләкин мәчет юк. Мәчет булмагач, проблемалар да булмас, дип уйлыйлар ахры, ә менә ул мәсьәләләрне ничек чишәргә кирәклеген мин белмим»,- диде.
Хокук яклаучы Людмила Алексеева, «милләтара күрә алмаүчанлык Русияда гына түгел бөтен дөньяда, хаттә Америкада да бар. Урта гасырларда халыкларның бөек күчеше булган. Безнең заманда да шул күренешне күзәтергә була. Без глобалләшү заманында яшибез. Без тар киңлектә яшәгән кешеләр. Тирә- юньдә башка милләтләр булуга ияләнмәгән. Хәзер заман башка. Хөкүмәт бу җәџәттән азчылыкны күпчелектән якларга тиеш. Бәйрәм таптылар, 4 ноябрь халыклар берлеге бәйрәме. Урамга чыгып, «Русия урыслар өчен, Мәскәү урыслар өчен!» дигән шигарьләр кычкырган башы бозыкларны (Алексеева такыр башларны шулай төрек сүзе белән башбозыклар дип атады), беркем дә кулга алмый, хакимият аларны яклый. Ә бит аларның фашистлар кебек кулларын алга сузып сәләм бирүләре күпчелекнең дошманлыгын уята. Бу хәл хакимиятне борчырга тиеш бит. Илнең таркалуы да шуннан башланырга мөмкин. Минемчә, алар үзләре дә милләтләрне күрә алмый, чөнки алар куђт структураларыннан килгән кешеләр. Бар проблеманы көч белән хәл итәргә тырышалар. Көч бар икән, акыл кирәк түгел. Омон, Федерал армия, Рамзанга һәм аның бандинтларына погоннар кидерү. Хакимият үзен бер тиле кебек тота. Хакимият ул күпчелек каршында азчылык хокукын якларга тиеш.Рус милләте өчен бу күбрәк дәрәҗәдә кирәк» , диде Людмила Алексеева.
Сайлаулар алдыннан Русиядәге милләтләр, аларның гореф- гадәтләре, Русиядә һәм милләтнең танылган кешесе турында махсус китап язган Андрей Бабушкин, мәктәпләрдә «Народоведение»- халыкларны таныту дәресен кертергә кирәк, дип тәкъдим ясады. Русия үсешендә татар халкы нинди өлеш керткән дигән бүлектә Андрей Бабушкин, Габдулла Тукайдан алып, барлык танылган композитор, шагыйрь, язучы, артист спортчыларны санап киткән. Александр Матросовның да татар икәнлеген, рейстагка беренче эләмне элүченең Гази Заһитов булуын язган. Һәм иң билгеле татар кешесе, дип Кузьма Мининны Тубән Новгородның 1611 елда Түбән Новгородта яшәп, Пожарский белән берлектә басып алучыларга каршы чыккан керәшен татары Кириша Мићнебаевны атаган.
Инде партия программасы турында чыгыш ясаган Григорий Явлинский без сайлауларда ике шигарьне күтәрдек, беренчесе -хакимиятне халык контроленә алу, икенчесе халыклар дуслыгы һәм интернационал, диде. Илдә күтәрелә барган милли күрә алмаучанлык безне икътисад һәм экологиягә караганда да күбрәк борчый. Бу Мәскәү – үзенең такыр башлары белән, бу - Петербург үзенең такырбашлары һәм фашист оешмалары белән. Аларга хөкүмәт яхшы карый. Бу махсус сәяси юнәлеш, диде Явлинский. Явлинский шулай ук, «Яблоко» хәзер дәүләт Думасына тикшерергә тәкъдим итәр өчен яңа кануннар җыелмасы әзерли. Әлегә ул ничек тормышка ашыр, ул турында сөйләмибез. Кануннар 5 юнәлештә әзерләнә. Беренчесе милли күрә алмаучанлыкка, экстремизмга, милләтчелеккә каршы көрәш, икенчесе Кавказ мәсьәләсе. өченчесе мәдәният.

«Ни безнең телевидение каналларында татарча, башкортча программалар булдырмаска. Мин моны аңламыйм, диде Явлинский. Әгәр дә без күпмилләтле илдә яшәргә телибез икән, моны аңларга кирәк. Безнең ил бүгенге көнгә кадәр үз тарихында болай бай булганы юк иде әле, мөмкинлекләр бар», диде Явлинский. Мәдәният казанышларын кулланганда халыкара тигезлек турында фикер йөртергә мөмкин, диде ул. Ул шулай ук канун пакетына массакњләм мәгълүмат чаралары матдәсе дә керәчәк диде. Шушы эшләрне башкарып чыгар өчен эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Шушы төркемгә керергә теләген белдергән Гаяр Искәндәрова бу очрашу һәм үзенең чыгышы турында сөйләп, әгәр дә хөкүмәт безнең турыда кайгыртмый икән, димәк безгә андый хөкүмәт кирәк түгел, диде.

Шулай итеп, Яблоко җитәкче Явлинский уздырган түгәрәк өстәлдә чынлап та Русия халыкларын борчыган милли мәсьәләләр каралды. Ләкин Явлинский үзе ђйтмешли, ул мәсьәләлђрне нинди юллар белән, ничек тормышка ашыру турында, әлбәттә сүз булмады.
XS
SM
MD
LG