Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды


Сишәмбе Казан Кирмәнендә республика президенты Минтимер Шәймиев Русия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры Кев Салихов, “Татэнерго” ширкәте җитәкчесе Илшат Фәрдиев, “Татплодоовощпром” концерны идарә рәисе Раил Зыятдинов, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Хафизов, Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров, “ТАИФ” ширкәте җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов,Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов “Казан” бию ансамбле сәнгать җитәкчесе һәм балет артисткасы Чулпан Закирова, Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башкалар бар.
XS
SM
MD
LG