Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:25

Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Думага узачак сайлауларга күзәтүчеләр җибәрүеннән баш тартуында Путин АКШны гаепләде.

2 декабрь көнне Русиядә узачак Дума сайлауларын күзәтү өчен Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Парламент мәҗлесе вәкилләре киләчәк. Мәҗлеснең генераль сәркатибе Спенсер Оливер 30 күзәтүче Русиянең 7 шәһәренә юл алачак дип белдерде кичә. Билгеле булганча, элек Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының демократик институтлар бюросы думага узачак сайлауларга күзәтүчеләр җибәрүдән баш тарткан иде. Моны алар Русия эшләү өчен шартлар тудыруга комачаулый, төрле киртәләр тудыра дип белдерде. Әйтергә кирәк, Европа оешмасы вәкилләренең виза ясатуда тоткарлыклар килеп туды.

Дүшәмбе көнне Русия Президенты Владимир Путин Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтергә килмәвендә АКШны гаепләде, ягъни Вашингтон басым ясаган, дип белдерде. Һәм киләчәктә дәүләт ара хезмәттәшлектә без моны исәпкә алачакбыз, диде. Путинның бу белдерүен Америка кире какты. АКШ дәүләт департаментының матбугат сәркатибе Шон Маккормак әйтүенчә, Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларга күзәтүчеләрен җибәрмәве Русия хакимиятенең киртәләр тудыруы белән бәйле. Вашингтон бу карарны хупласа да, бернинди дә басым ясамавын белдерде Америка дәүләт департаменты матбугат сәркатибе.

Тышкы сәясәт Шурасының Вашингтондагы президенты Герман Пирчнер '"Азатлык" радиосына әйтүенчә, Президент Путинга Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасын һәм АКШ департаментын тәнкыйтьләү, Русиядән гаепне төшерү, ягъни чит ил күзәтүчеләренә визалар бирелмәү проблемасыннан читкә юнәлтү өчен кирәк булган. Америка һәрвакыт сайлауларда бәйсез күзәтүчеләр катнашуы яклы булды дип басым ясады Герман Пирчнер.

Русия хакимияте Европа оешмасының тавыш бирүне күзәтү бүлеге вәкилләрен, ягъни бу эшне яхшы белүчеләрне китермәү өчен визалар белән ыгы-зыгыны махсус чыгарды. Чөнки Федераль үзәк профессиональ булмаган экспертларны чакыруны кулаерак күрә. Путин үз чыгышында, Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Дәүләт Думасына булган сайлауларны кануни түгел дип белдерергә тырышачак һәм без моңа юл куймаячакбыз дип басым ясады. Ләкин Европа оешмасы тикшеренүчеләре сайлауларны һич кенә дә кануни яки киресенчә канунсыз дип белдерә алмый. Сайлаулар узгач кына аны демократик булмады дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкиннәр. Ләкин моңа карап кына Русиядә бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Бу хакта Азатлыкка сәясәт белгече Дмитрий Травин: “Минем аңлавымча бу бер халыкара оешманың бәясе генә булачак. Әгәр сайлау узучы илдә халык сайлауларны кануни дип таный икән бу инде җитә. Ә Европа оешмасы нәтиҗәсенә карап, хакимият легитим түгел дип уйлаучы халык артачак, әмма гомумән күпчелек барыбер сайлауларны кануни дип саныйчак”, - диде.

Әйтергә кирәк, башка елларда Европа Шурасы һәм Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Парламент мәҗлесен сайлауларда күзәтчелек итү өчен Русия тарафыннан чакырулар берничә ай алдан җибәрелә иде. Чөнки Европа вәкилләре сайлауларның ничек узуын гына түгел, ә әзерлек барышын да карап бара иде. Быел Русиядән чакырулар октябрь азагында гына җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG