Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путиннан янә көчле сүзләр көтәләр. Ни әйтер?


Владимир Путиннан ни көтеп була?
Владимир Путиннан ни көтеп була?

Сайлаулар көне якынлашкан саен Путин берсеннән-берсе кырысрак белдерүләр ясый. Һәм әле тагын ясар дип көтелә - аның телевидение аша чыгышын көтәләр.

Күпләр, шул мөрәҗәгатендә Владимир Путин киләсе президент мәсьәләсендә дә ачыклык кертә ала дигән өметтә тора. Русиядә һаман да Путинның өченче мәртәбәгә дә президент булып калуын теләүчеләр шактый. Путинның чыгышы турында әлегә шул гына билгеле - ул инде тасмага язылган һәм анда сүз, әлбәттә, 2 декабрьдә узачак Дума сайлаулары хакында барачак.

Хәзер инде бар серлелек, Путин үз чыгышында халыкны тавыш бирүдә күпләп катнашуга гына өндәрме, әллә инде бу юлы да берәр усал белдерү ясармы дигән сорау тирәсендә. Кайберәүләр үз фаразлары белән тагын да ераккарак китә - президент 2008 ел соравына да җавап бирә ала дип уйлый.

Дүшәмбедә Русиянең Федерация Шурасы президент сайлаулары көнен билгеләп, аңа әзерлек тәртибен ачыклады. Канунда каралганча, Шураның әлеге карары гамәлгә "Российская Газета" басмасында дөнья күргәннән соң керә. Бу декабрьнең 1-енә кәдәр эшләнер дип көтелә. Шуннан соң инде намзәтләр күрсәтү, имзалар җыю, теркәлү, программалар игълан итү кебек конкрет эшләр башланырга тиеш.

Федерация Шурасы рәисе Сергей Миронов утырышка кадәр, әгәр дә Путин, яңа сайлаулар турындагы карарны бастырып чыгарганчы президент урыныннан китсә, ул март сайлауларында гадәти бер намзәт буларак катнаша алыр иде дигән фараз белән чыкты. Русия сайлау канунының 5 бүлегендә чыннан да, сайлаулар турындагы карарны бәян иткән көнгә инде ике мәртәбә президент булып торган зат шул сайлауларда катнаша алмый, диелә.

Ягъни Миронов уйлавынча, әгәр дә Путин шул көнгә кәдәр президентлыктан китеп өлгерә икән, аның киләсе ярышта катнашу өчен бар хакы да булачак.

Өченче мөддәт мәсьәләсен Путин файдасына уңай гына хәл итүнең икенче мөмкинлеген "Итоги" басмасында Русия эшмәкәрләре берлегенең рәисе Александр Шохин бәян итте. Ул да Путинны март сайлауларына чыгару бик мөмкин, дип уйлый һәм "моның өчен конституцияне һич кенә дә үзгәртеп торасы юк", ди.

Думага депутат итеп сайлану белән (ә Путиннең андый мөмкинлеге бар, ул Бердәм Русия исемлеген җитәкли), хәзерге президент урыныннан китәргә тиеш булачак, чөнки канунда бу ике урынны берюлы биләп тору каралмаган.

Шуннан соң, дип дәвам итә Шохин, партия үзенең Думадагы яңа җитәкчесен - Владимир Путинны - президентлыкка намзәт итеп тәкъдим итә. Бу вакыт ягыннан караганда, уңай бер мизгелдә булачак, чөнки Русиядә инде президентны сайлау кампаниясе башланган була.

Менә шундый фаразлар сурәтендә Русиядә хәзер түрәләр дә, халык та Путинның яңа чыгышын көтә.

XS
SM
MD
LG