Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:45

“Кызган таба” йолдызларын бүләкли


Кызган таба” татар музыка фестивале, 28 ноябрь 2007

Кызган таба” татар музыка фестивале, 28 ноябрь 2007

“Кызган таба” бәйсез татар клуб музыкасы фестивале 28_ноябрдә «Fashion» клубында елның иң супер танцпол «йолдыз»ларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.

28 ноябрь көнне Казанның “Fashion” клубында беренче тапкыр “Кызган таба” дип исемләнгән бәйсез татар клуб музыкасы фестивален йомгаклау кичәсе узачак. Анда елның иң супер танцпол “йолдыз”ларын бүләкләү булачак. Җиңүчеләр анкеталар аша сораштыру аша билгеләнде.

457 анкетага бирелгән сорауларны һәм җавапларны оештыручылар ди-джей Шәкерт һәм “Булмас.ру” сайтыннан белешә аласыз. Сораштыру татар музыкасы, аерым алганда Казанда уза торган төнге татар клублары тормышы белән кызыксынучы 16-30 яшьлек егет-кызлар арасында 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләргә чын таба формасында ясалган диплом биреләчәк.

Ди-джей Шәкерт әйтүенчә, әлеге вакытта яшьләрнең кайберләре татар хип-хобы, рэп, ди-джейлар белән бөтенләй таныш түгел. Шуңа фестиваль иң яхшы җырчыларны билгеләүдән тыш, үзенә күрә бер таныштыру максатын да үти. “Анкеталар зәвыкларның төрлелеген, кумирларның кайчакны мантыйк буенча да сайланмавын искәртә ала. Тик кем йолдызларга мәхәббәт яки карашны һәрвакытта анализлап булмый”, - ди ул.

“Fashion” клубына үтзчәк тантанада шулай ук DJлар: Зөлфәт Зиннуров, Шәкерт, Лилу, Наян “таба кыздырачак” – кунакларны биетәчәк. Алып баручылар: Нурбәк, Ләйсән Сөнәгатова. Җырчылар; ИлГәрәй, “Саф хисләр” төркеме, Гүзәл Минакова.

Җиңүчеләр:

- иң шәп татар клуб Dj-e: Зөлфәт Зиннуров
- иң шәп хип-хоп, R`nB`, рэп башкаручы: Иттифакъ, Шәкүр
- иң кыздыргыч хатын-кыз башкаручы: Ландыш Нигъмәтҗанова
- иң кыздыргыч группа: “Эссе”
- Иң кыздыргыч ир-ат башкаручы: Илназ Сәфиуллин
- иң шәп MC (алып баручы): Зөлфәт Зиннуров, Нурбәк
- иң шәп татар дискәтүге: “Музыкаль десант”
- елның иң якты тусланучысы: Римзил Вәлиев

Бу тамаша турында Азатлыкның шимбә тапшыруында.
Фикер-сорауларыгыз булса, безнең форумга рәхим итегез:

XS
SM
MD
LG