Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Татар җәмәгатьчеле арасында популяр мөстәкыйль “Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы саны дөнья күрде.

Безнең гәҗитнең соңгы саны укучылар арасында кызыксыну уятырлык. “Безнең гәҗит”нең чираттагы саны сайлау алды шаукымына багышланган мәкаләләргә бай. Әйтик, газетаның мөхәррир битендә “Вәгъдәләр чоры үтеп бара ” дигән башисем астында сайлау алды компаниясенең ничек баруы турында язылган. Мәкаләдән цитата: “Сайлау алды пропагандасындагы гаделлеккә килгәндә, биредә һәрвакыттагыча намус дигән төшенчә онытыла. Пычрак ату, бер-береңне мыскыллау башлана. Хакимияткә начар мөнәсәбәтле фиркәләр “почти бандит” булып чыкты, аларны һәркайда тоткарларга тырыштылар, кайберәүләре тәүлекләп утырып та чыкты… Таякның иң авыр башы “Уң көчләр берлеге”нә төште. Бүген Русиянең иң чиста, иң эшлекле фиркә – Бердәм Русия” генә икәнен белдек. Һәрхәлдә дәүләт карамагындагы телевизион каналлары тапшыруларын, газеталарны укып шул фикергә ышандым” ди мәкалә авторы Илфат Файзрахманов.
Шул ук сайлау темасына газетада тагын берничә язма урын алган. Сайлаучы сүз ала дигән биттә газета укучыларның “Сайлауларның нигә кирәге бар…”, “Сәяси ботка куера” дигән мәкаләләре басылган. Зәй районының Кедәк авылында яшәүче Мәрьям Нәбиеваның сайлаулар турында фикере менә мондый: “Без сайлаган депутатларның гади халыкка бер файдасы да юк. Шундый зур чыгымнар тотып сайлаулар үткәргәнче, ул акчаларны бушлай укытуга, медицина хезмәте күрсәтүгә, ятимнәр, картлар йортларына тотсалар бик саваплы эш башкарылыр иде.”
Ә Байлар Сабасында яшәүче Габит Фәрхетдиновның мондый фикердә: “Сайлауларда 11 фиркәнең катнашуы – демократия чагылышы түгел, ә бәлки яшерен сәяси уен кебек тоела. Минемчә, сайлауларда өч фиркә катнашса, бик җиткән. Бүгенге Русия шартларында Дәүләт думасы сайлауларында Хакимият фиркәсе, үткән заман тарафдарлары, хакимият эшен тагын да яхшыртырга теләгән конструктив оппозиция булырга тиеш. Шулай булганда гына, җәмгыять өчен файдалы сайлау булыр.”
Әйтергә кирәк, бу юлы Азатлык радиосы эфирында яңгыраган язмаларга урын азрак бирелгән. Бары тик Римзил Вәлинең “Русия тәхетендә вакытлыча утырган татар” һәм Нәзифә Кәримованың “Пенсионерларның үз таләпләре” дигән мәкаләләре басылган.
Газетаның Иманга юл битендә Рисалә мәдрәсәсе мөгаллиме Фатыйх хәзрәт Хәбибуллин яшь парларга киңәш-нәсыйхәтләр биргән. Шулай газетаның соңгы санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләргә, гыйбрәт алырлык хәлләргә, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG