Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Чаллыда ятимнәр йорты ачылуга 25 ел тулды


Совет хәкимияте чорында да Чаллыда балалар ятимлеккә дучар ителә.

Кайсыдыр баладан әнисе баш тарта, кайсының ата-анасы аракы эчүгә сабыша, башкасыныкы төрмәгә ябыла, яки төрле сәбәп белән үлеп китә. Ул чакларда Чаллы ятимнәрен Татарстанның төрле район-шәһәрләрендәге балалар йортларына озатканнар. Ата-анасыз калган балалар саны арта башлагач, Чаллының үзендә дә ятимнәр йорты ачарга мәҗбүр булалар. Бу вакыйга 1982 елның 27 ноябрендә була. Нәкь менә 1981-82 нче елларда ана кешеләренең яңа туган балаларыннан баш тарту очраклары күбәеп китә. Бу күренешне, рәсми төстә булмаса да, 1980 елда Мәскәүдә узган олимпиада белән бәйләүчеләр бар.
Шушы елны Мәскәүдәге фәхишәләрнең, наркоманнар һәм эчкечләрнең бер өлешен Чаллыга күчерәләр. Менә шулар шәһәрдә ятимнәр йорты ачылуны тизләтүләре ихтимал. Хәзерге вакытта Чаллыда “Мәрхәмәт”, “Асылташ” кебек матур татар исемнәре бирелгән балалар йортлары эшли, берничә приют бар. Аларда җәмгысе 900дән арытк бала җәрбияләнә. 60лап баланы башка гаиләләр тәрбиягә алган. Мәсәлән, Илфак һәм Фәния Галишиннар моннан 3 ел элек 2 баланы, Антон һәм Адиләне үз гаиләләренә алалар. Антон тумыштан ятим, Адиләгә 5 яшь булганда әнисе үлеп китә.
Бу балаларны тәрбиягә алу сәбәпләре хакында Фәния ханым “Азатлык”ка болай ди: “Күп еллар балабыз булмады. 2003 елда улыбыз туды. Аңа апа һәм абый булсын дип, Адилә белән Антонны ятимнәр йортыннан алдык. Алар башта татарча белмиләр иде, хәзер өйрәнделәр. Без бу балаларны акчага кызыгып алмадык. Без алганда түләү бик аз иде. Хәзер инде бер балага 4800 пособие, миңа һәр бала өчен 2500 сум хезмәт хакы түләнә. Бу акчага балаларны аякка бастырырга була, дип саныйм. Ирем дә ай саен 20 мең сум эшли”.
Сөйләшүне, балаларны тәрбиягә бирү һәм күзәтү бүлеге башлыгы Асия Шакирова белән дәвам итәбез: “52 гаиләдә 62 бала тәрбияләнә. Балалар 1 яшьтән 18 яшькә кадәр. Алар төрле сәбәп белән ятим калган. Ятим калучылар арасында татар балалары күп түгел”.
Шәһәрдә ятимнәр саны артамы, кимиме? Асия Шакирова бу сорауга “Кими дип әйтә алмыйм, быел гына 170 баланы ятим буларак исәпкә алдык,”- диде. Аның әйтүенчә, тәрбиягә алынган балаларны дәүләт йортына кире кайтару очраклары да була. Мәсәлән, бер әнинең йөрәге авырта башлаган, баланы кире кайтарган. Икенче берсен, урлашу гадәте бар дип, кабат хөкүмәт карамагына тапшырганнар.

XS
SM
MD
LG