Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтә тавыш бирүләр хәрәмләшүгә китерәме?


Тавыш бирү урынында.
Тавыш бирү урынында.
Ни гаҗәп, 2003нче елны узган Русия Парламенты сайлаулары белән чагышытрганда, быел башка сайлау урыннарында тавыш бирергә мөмкинлек бирүче таныклыкны алучылар арткан. Һәм шактый күпкә. Независимая газета белдерүенчә, кайбер Русия төбәкләрендә бу саннар йөзләтә күбәйгән.

Русиянең үзәк сайлау комиссиясендә бу хәлне кешеләрнең сәяси активлыгы артуы белән аңлаталар. Ләкин экспертлар алай дип санамый. Мондый хәл сайлау нәтиҗәләрен санауда хәрәмләшүгә китерергә мөмкин дип белдерә алар.
Белгечләр әйтүенчә, бу җирле җитәкчеләрнең килүчеләр санын күбрәк күрсәтүе өчен дә эшләнә. Шуңа халыкка таныклык алдырту өчен басым ясала.

Башка сайлау урыннарында сайларга хокук бирүче таныклыкны күпләп алу Русия төбәкләренең шактыенда күзәтелә. Һәм бу саннар берничәгә генә түгел, ә күпкә югары. Мәсәлән, Коми республикасында 2003нче елгы сайлауларда 108 кеше генә таныклык алса, быел исә 54 тапкырга күбәйгән һәм 11 меңнән артып киткән. Хакасиядә дә шундый ук хәл, узган сайлауларда 27 кеше таныклык алса, быел 1 мең 500дән арткан. Мәскәү, Петербур, Төмәндә, Чуашстан, Чечняда шулай ук саннар шактый югары икән. Ә Татарстанга бу хасмы? Республика үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Минфаик Вафин: “Бу таныкларны Русия бүлеп бирә. 2003нче елгы сайлауларда 55 мең бирелгән иде, анда 40 меңе таратылды, 15 меңе иртән гамәлдән чыгарылды. Быел 60 мең бирелде. Без аны районнарга бүлдек. 27 ноябрьгә 20 меңе таратылган. Ләкин аны тарату күбрәк соңгы көннәргә туры килә”, - диде.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Минфаик Вафин әйтүенчә, быел Русия тарафыннан Татарстанга да читтә сайлау мөмкинлеге бирә торган таныклык күбрәк бирелгән - 5 мең артык. Ә гомумән Русиядә бу таныклыклар 2 миллионнан күбрәк чыгарылган. Минфаик Вафин: “Русия Үзәк сайлау комиссиясе 2 миллион 400 мең таныклык чыгардылар һәм бүлдедәр. Бәлки узган ел кайбер төбәкләргә җитмәгәндер, чөнки быел күбрәк таратылды”, - диде.
Кайбер җитәкчеләр үз хезмәткәрләренә мәҗбүриләп башка сайлау урыннарында сайларга хокук бирүче таныклыклар алдыра дип яза Независимая газета. Мәскәүнең шундый бер ширкәтендә җитәкче хезмәткәрләренә кисәтү ясап, аларның сайлау таныклыгын үзенә алып килеп бирүне таләп иткән.
XS
SM
MD
LG