Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Интернет челтәре латин графикасына күчәргә мөмкинме?


Татарстан депутатлары Интернет челтәрендәге татарча язмаларны латин графикасына күчерергә тели.

Мондый үтенеч белән алар Русия Дәүләт Думасына да мөрәҗәгать итергә җыена. Халык вәкилләре әлеге фикерләрен милләттәшләребезнең күбесе чит илләрдә яшәве белән аңлата Алар белән аралашу өчен ике як та аңлый алырлык әлифба кулланырга кирәк, дип саный депутатлар. Бу турыда сишәмбе көнне Дәүләт Шурасының мәдәният, фән мәгариф һәм милли мәсьәләләр коммитеты утырышында әйтелде. Әлеге комитет җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка бу мәсьәләләрне болай аңлатты:

"Латин язуын кулланырга рөхсәт булмау сәбәпле, интернетта әлифба булдыру кирәклеген әйтте галимнәр. Бу мәсьәлә моннан өч ел элек кузгалтыла башлаган иде. Бу кызыклы фикер, чөнки бүгенге көндә интернетта, татар хәрефләре белән язылган документларны үзебез теләгән җиргә тапшыра алмыйбыз, ул интернетта бозыла. Шуңа күрә галимнәр тәкъдиме буенча киләчәктә латин хәрефләреннән торган яңа бер алфавит кирәклеге турында сүз кузгалтылды. Бу мәсьәлә мөмкин нәрсә, чөнки интернеттагы язу ул дәүләт статусы дәрәҗәсендә каралмый, интернетта дәүләт эшләре алып барылмый, үзара аралашу турында сүз бара. Киләчәктә бу мәсьәлә безнең комитетта да каралачак. Ләкин монда каралганга кадәр, институт галимнәре бергәләшеп, бер карарга килергә тиешләр. Югыйсә латин алфавитының гамәлгә кермәве дә галимнәрнең күп фикерле булуы һәм үзара килешә алмавыннан килеп чыкты бит," диде Разил Вәлиев Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG