Гадәттә мондый очрашулар барышында берничә кеше сүз тотып, аларны һәрхәлдә дистәдән артык журналист тыңласа, бу юлы киресенчә иде. Очрашуның темасы шактый яңгырашлы булса да, бирегә нибары ике журналист кына килгән, Азатлыктан һәм Ватаным Татарстаннан. Рәсми оешмалар, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессы да бу чараны бик теләмичә генә оештыра. Хакимият тә бу мәcьәләгә битараф, сайлаулар белән мавыга, милләт кайгысы юк. Алай да Азатлык радиосы сезгә бу очрашуда булган төп фикерне җиткерә. Аны Уфадан килгән икътисадчы Ринат Гатауллин әйтте:
"Башкортстан татарларының төп проблемасы граждан хокукларының үтәлеше, Башкортстанда Русия кануннары үтәлгән булса, милли мөхтәрият турындагы канун, милләтләрнең тел турындагы кануннар, алар эшләсә, Башкортстанда бернинди проблема да, сораулар да булмас иде. Монда демократик үзгәрешләр булмый калды бит инде, коммунистлар диктаты урынына президент Рәхимов командасының диктаты килде. Кеше хокуклары анда тапталып килә. Канунны бозу очраклары болар барсы да мәглүм, әмма шуны әйтергә кирәк, аларның берсе дә әле азакка хәтле чишелмәгән, тикшерү һәм мәхкәмә эшләре башкарылмаган."