Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче 100 кеше хаҗ кылырга Мәккәгә очты


Мөселман дөньясы хаҗ чорына керә
Мөселман дөньясы хаҗ чорына керә

28 ноябргә каршы төндә Казаннан беренче 100 кеше Мәккәгә хаҗга очты. Быел Идел Хаҗ фонды аша шушы сәфәрне 1550 кеше ясаячак.

Бу узган ел белән чагыштырганда 1,3 тапкырга күбрәк. Бөтен Русия буйлап хаҗга баручыларның саны исә быел 6 меңгә арткан, һәм 26 мең кеше тәшкил итә, ди Русия хокүмәтендә хаҗ шурасы вәкиле Әхмәт Билалов «РИА Новости»га биргән әңгәмәсендә.
Шул ук «РИА Новости»да басылган башка мәгълүматка караганда, декабрь аенда хаҗга берничә йөз федераль иминлек хезмәте, эчке эшләр министрлыгы һәм башка куәт көчләре хезмәткәрләре хаҗга барачак. Бу турыда агентлык журналистларына Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Гыйзатуллин хәбәр иткән. "Шушы кешеләр хаҗга җирле мөселман химаячеләре хисабына бара" дигән ул.
Интерфакс агентлыгында чыккан язмада бу хәбәр өлешчә кире кагыла. “Бушлай хаҗга бару мөмкинлеге хезмәт ветераннарына, укытучыларга, табипларга, мәдәният хезмәткәрләренә, хәрбиләр һәм башкаларга бирелә. Алар арасында Төньяк Кавказда хезмәт иткән хәрбиләр дә бар”, ди шул ук Дамир Гыйзатуллин.
XS
SM
MD
LG