Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:52

Кол Шәриф – татарның тарихи аңы


“Заман” газетасында басылган Ибраһим Өзтүрк мәкаләсенең бер өлеше Казан татарлары тарихына багышлаган.

Мәкаләнең авторы газетаның экономик темалар буенча журналисты Ибраһим Өзтүрк. Мәкаләнең эчтәлегеннән аның беренче мәртәбә Казанда булуы аңлашыла. Ул Казанда “Институт экономики, управления и права” оештырган “Төркия-Татарстан: Стратегик экономик уртаклыкка таба” исемле конференциягә катнашкан. Журналист Ибраһим Өзтүрктә институт ректоры Проф. Виталий Гайнулович Тимирясов көчле тә`сир калдырган. Ул аның төрле сыйфатларын мактаганнан соң тарихи аңы да көчле дип билгеләп үтә. Ихтимал аның тә`сире яки башкалардан алган мәгълүматлар белән мәкаләсенең бер өлешен Татарларның тарихи үткәненә багышлаган. Менә без болардан бер ничә юл тапшырмакчы булдык:

“Төрек тарихының ачы һәм татлы хәтирәләрен кочагында үстергән бу искиткеч шәһәрдә йәшәгәнем өчен мин үземне бәхетле дип саныйм. Тарих эчендә Татар туганларыбызның чиккән җафалары, күк йөзен елатачак, шартлатачак дәрәҗәдә. Казан Ханлыгы 1552-нче елда Русларның басып алынуы, мәчетләре, кәрвансарайлары, китапханәләренең яндырылуы, җимерелеүе белән газапланган. Руслар моны Истанбулның үчен алу дип тәкдим иттеләр. 1930-нчы елларда Сталин бу михнәт, җафаларга яңасын өстәде. Татарлар тәсбих бөртекләре кебек дөньяның төрле өлешләренә таралдылар… 1930-нчы елларда ябылган Татар Кызлар Мәктәбенә бардым. 1990-нчы елларда яңадан ачылган. Коллыкның, ташланганлыкның бөтен арыганлыгы сеңгән диварларында оста бер рәссамнең кулыннан чыккан СөемБикә картинасы бар. Баласының кочагыннан көчләп алынуы мизгелен чагылдырган бу рәсем, бер ананың кайгысын бөтене белән сурәтли. Чарасыз ачылган кулларның, биш гасырдан соң минем буеныма асылганын, йөрәгемне көйдергәнен хис иттем…Ярый, бераз тынычланыгыз 2005-нче елда сигез манарасы һәм искиткеч архитектурасы белән Кол Шәриф Мәчете яңадан салынган. Хәзер бу җирләр ‘хәтер яңарту’ урыннары буларак Татар милли аңын төгәлли.”

Төрек журналисты Ибраһим Өзтүрк нигә шулай дулкынланды, дип бәлки шаккатучылар булыр. Димәк читтән килгән бер аңлы-зыялы Төрек тә Татарларның ачы язмышын кыска гына вакыт Казанда калса да аңлый һәм хис итә ала икән.

Дөрес аның мәкаләсендә Татар тарихы турында хаталары да бар. Ләкин инде чит илдән килгән бер кешенең бу хәтле хаталарына күз йомарга да була. Гәрчә Төркиядә теләсә Татар тарихы турында язылган байтак китап һәм мәкалә табар иде. Әмма ул бит экономист аны кәсеп, сәүдә, акча, биржа, табыш кебек нәрсәләр кызыксындыра. Шул сәбәпле дә ул мәкаләсенең икенче өлешен Төрек еш диварларына мөрәҗәгәть итеп Татарстанда эшләргә чакыра. Аның Татарстан экономикасы белән бәйләнешле язганнары да кызык:

”Төзү эшләре ифрат күп, ләкин цемент фабриклары юк; купшы–люкс автомашиналар тулган, ремонт эшләрендә гарантия юк. Мебелләр җитми. Халыкка хезмәт күрсәтү секторы да начар. Тагы моңа охшаш унлаган эш мөмкинлеге бар.”

Шиксез ул язганнарның күбесе чынбарлыкка туры килә. Әмма журналистыбыз Русия Федерациясе белән эш итүнең кыенлыкларын, Казанга бару өчен Төркләргә виза алуның нинде катмарлы булуын, кода-кодагыйлыкны, ришвәтчелекне, мафияны һб.ларны бик белми күрәсең.

XS
SM
MD
LG