Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Күренекле шагыйрь, фәлсәфәче һәм җәмәгать эшлеклесе Мәүлана Җәләлетдин Руминең иҗаты белән таныш булмаган кешеләр бүгенге көндә бик аздыр.


Чөнки аның язган шигыйрьләре һәм әйтемнәр җыентыклары хәзер иң күп сатыла торган китаплар арасында. Руми тарафдарлары оештырган “әйләнгән дәрвишләр” биювен бөтен дөнья белә. Быел исә ЮНЕСКО дөньяның мәшһүр суфый фәлсәфәчесе Җәләлетдин Руминең тууына 800 ел тулу уңаеннан 2007 елны халыкара Руми елы дип игълан итте.
Җомга көнне Мәүлана елы уңаеннан Казанда да “Җәләлеедин Руми мирасы һәм хәзерге заман” исемле түгәрәк өстәл сөйләшүе узачак. Әлеге чараны Диалог Ауразия Платформасы һәм Казан дәүләт университеты, Татар филологиясе һәм тарихы факультеты оештыра. Милли китапханәнең укучылар залында узачак чара турында Диалог Ауразия Платформасының Татарстандагы вәкиле Рәсим Хөснетдинов сөйли:

“Бу конференция формасында түгел, ә әңгәмә рәвешендә булачак. Сөйләшү барышында галимнең хәзерге чорга нинди мөнәсәбәте булуы, шагыйрь буларак ул үз-үзен ничек ничек тотуы, аның нинди фәлсәфә алып баруы, кешеләргә ничек мөрәҗәгать итүе, үз кыйммәтләрен саклап калып, ят кешеләргә дә ничек итеп дус була алуы турында сөйләшәчәкбез. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, язучы Разил Вәлиев, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Хатыйп Миннегулов, филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Резеда Ганиева, филология фәннәре кандидаты, КДУның тюркология кафедрасы доценты Асия Рәхимова, филология фәннәре докторы Марсел Әхмәтҗанов һәм башка галимнәрнең катнашуы көтелә.”
Мәүлана Җәләлетдин Руми 1207нче елның 30нчы сентябрендә хәзерге Әфганстанның Балх вилаятендә туа. Мәүлана гомеренең күп өлешен, элекке Селчуклар дәүләте башкаласы, хәзер Төркиянең Кония шәһәрендә гомер кичерә. Һәм 1273нче елда шунда вафат була.
Әйтергә кирәк, Мәүлананың әсәрләре шундый киң өлкәдә таралган ки, галимнәр үзләре дә аны бер-ике сүз белән аңлата алмый. Аның шигырьләре һәм әсәрләре, фәлсәфи фикерләве, дөнья мәдәнияте, шулай ук татар әдәбияты, шигъриятенә бик тирән йогынты ясаган. Мәүлананың фәлсәфәсе нигезендә бар милләтләр дә тигез дигән төшенчә ятканлыктан төрле илләр Мәүлананы үзенеке итеп кабул итә. Ул нигездә фарсы телендә язса да, аның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителеп сатыла. Менә шушы танылган шагыйрь, фәлсәфәче һәм җәмәгать эшлеклесенең иҗаты турында сөйләшәчәкләр җомга көнне милли китапханә бинасында.

XS
SM
MD
LG