Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Ваһапов фестивале - Мәскәүдә


Рәшит Ваhапов исемендәге җыр фестивале Мәскәүдә
Рәшит Ваhапов исемендәге җыр фестивале Мәскәүдә

Мәскәүдә, халык белән шыгрым тулы Чайковский исемендәге концерт залында Рәшит Ваһапов җырлары яңгырады.

Инде Казанда гына түгел, Европада - Германия, Польша, Финляндия кебек илләрдә узып, Русия төбәкләрен гизеп, Кытайга кадәр барып җиткән Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең Мәскәүдә өченчесе узды. Быел аның Чайковский исемендәге залда үткәрелүендә үзенә күрә бер символ да бар икән.

Мәскәүдә соңгы тапкыр 1957 елда чыгыш ясаган Рәшит Ваһапов үзенең җырларын халыкка Чайковский исемендәге зал сәхнәсеннән җиткергән. Фестиваль якынча күптән түгел 2004 елда гына башланып киткән иде. Аны оештырып, башлап йөрүче Рәшит Ваһапов турында китап авторы булган Рифат Фаттаховтан, "сез ни өчен Рәшит Ваһапов иҗатына шул кадәр игътибар бирәсез, сезгә нәрсә этәргеч булды?" дип сорадык. Ул, "мин Ваһапов белән бер авылда туган кеше. Казанга укырга килгәч, аның иҗаты белән якыннан таныша башладым. Һәм аның бөек җырчы, профессионал булуын ачыкладым,", диде.
Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале Мәскәүдә, 29.11.2007

Мәскәүдә узган быелгы фестивальгә Мәскәү мэриясе да теләктәшлек белдереп, концерт залы өчен акча чыгымнарын да үзе түләгән. Фестивальнең сәхнәдәге кунаклары гына түгел, рәсми оешмалардан килгәннәре дә байтак иде. Татарстанның вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Татарстан президентының фестивальгә юллаган сәләмләвен җиткерде. Мәдәният министрлыгыннан Алексей Бусыгин: «Мин үзем Казанда тугангамы, татар җырларын бик яратып тыңлыйм. Ләкин Казанда туып үсмәгән Мстислав Ростропович «Кара урман» җырын тыңлаганнан соң – «Бу җыр ниндидер бер могҗиза!" дип белдергән", диде. Димәк татар җырлары башка милләтләрнең дә күңеленә җитә ала, диде Бусыгин. Ул шулай ук, Рәшит Ваһапов фестивале, халыкны берләштерүдә, бер халык итеп тою мөмкинлеген бирүдә, бөтендөня татар җыелышына караганда да өстенрәк рол уйный дип уйлыйм», дип белдерде.

Федераль милли мәдәни мөхтәрият рәисе Ирек Гильметдинов, "без Рәшит Ваһапов фестиваленә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер" дисә, Мәскәү милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәсим Акчурин, "мондый фестивалләрне елына бер генә түгел, ике тапкыр үткәрергә кирәк" дип белдерде. Рифат Фәттәхов, "фестиваль узган географиянең киңлеге һәм Рәшит Ваһапов фестивалендә катнашучыларның да Татарстан җырчылары белән генә чикләнми", дигән иде.

Мәскәүдә узган фестивальдә дә Ригадан Ирина Шиһабетдинова, Питербурдан Марински театры солисты Тимур Абдикеев, Коми республикасыннан Әлфия Каратаева, Уфадан Флера Кильдеярова белән Илһам Валиев, Мәскәүдән Роза Хабибуллина белән Наилә Фатехова һәм башкалар катнашты. Фестивальдә шулай ук Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Фердинанд Сәләхов чыгышлары да яңгырады. Махсус бүләккә ия булган рус җырчысы Федор Тарасов «Кара урманны» башкарып,тамашачыларның көчле алкышларына ия булды.

Рәшит Ваһапов фестивалендә шагыйрләрнең катнашуы да бик урынлы булды. Рус шагыйре Егор Исаевны, Рәшит Ваһаповка багышлап поэма язган Ренат Харисны да тамашачы алкышларга күмде.
Концерт тәмамланып та таралышырга ашыкмаган милләттәшләр фестивальдән бик риза калганнарын белдерделәр.
XS
SM
MD
LG