Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Гарри Каспаровны яклау пикеты узды


Казан - Каспаровны яклау пикеты, 29.11.2007
Казан - Каспаровны яклау пикеты, 29.11.2007

Русиядә Дума сайлауларына берничә генә көн калып бара. Илдә сәяси вәзгыять, фиркаләр арасындагы көндәшлек тә шул нисбәттән көчәя.


Бердәм Русиялеләр үздәрен зур мәйданнарга чыгып пропагандалый, коммунистлар, либераллар да халыкка чыга, оппозициянең кайбер әгъзалары бу көннәрдә хәтта кулга да алынды. Биредә Гарри Каспаров турында сүз бара. Пәнҗешәмбе көнне төштән соң ул инде иреккә чыгарылды. Шул нисбәттән бу көнне Мәскәүдә дә, Казанда да Каспаровны яклау пикетлары узды. Ә аңа кадәр бер көн элек Русия башкаласында Каспаровны яклап бер кешелек пикет булган иде. Аны сатирик Виктор Шендерович уздырды. Әлеге чара хакимият рөхсәтеннән башка үткәрелсә дә, сатирик кулга алынмады.
Пәнҗешәмбе Казан хакимияте бинасы каршында да Каспаровны яклау пикеты узды. Аны Каспаров оешмасының Казандагы вәкиле Камил Зартдинов җитәкләде. Пикетка чыгу максатын Азатлык радиосы өчен ул болай аңлатты:

"Максатыбыз Русия дәүләтендә демократия урнаштыру. Мәскәүдә Каспаровны кулга алдылар. Без дә Татарстаннан анда булган идек. Мәскәүдә 30 татар кешесен митингка алып чыктык, аннан кайткан вакытта, безгә ОМОНнар юлны япты, без метрога киттек. Каспаров белән ни булганын белмәдек, Казанга кайткач кына телевидениядән карап белдек. Каспаровны кулга алганнар дип. Каспаровка ирек бирсеннәр, безгә андый кешеләр кирәк, ул бит үзен генә түгел, демократияне, халкыбызны яклый. Демократия булмаса, татар халкы юкка чыга. Хәзер бит урыс тарихы, урыс теле генә. Путин кичәге чыгышында, чит илләрдә урыслар күп яши, аларга ярдәм итәргә кирәк ди, татарларга кем ярдәм итә, моны уйлаган кеше юк.

Безнең “Башка Русия” фиркасе сайлау исемлекләрендә юк. Без килеп бюлетеннәрне, аферистлар кулына эләкмәсен дип бозачакбыз"

Хакимият фиркасе “Бердәм Русия”гә, ә аның белән бергә Путинга да каршы фикерләр, республиканың үткен телле газеталарында да күренә. Рәсми чыганаклар бу темадан ерак тора, авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, аларга артык проблемалар кирәкми. Ә менә “Звезда Поволжья” газетасында Солтан Галиев сайлаулар турында мулдан язган. Солтан Галиев, ягъни газетаның баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның мондый фикердә торуы, Путинны яманлавы аңлашыла, чөнки ул үзе башка фирка, Русиянең демократик фиркасы әгъзасы. Шуңа да автор язмасында бүгенге сайлауларны 1937 елда булган вакыйгалар белән бәйли, һәм бу сайлауларның объектив узуына шикләнеп карый.
Кулга алынган Каспаров һәм аның “Башка Русия”, ягъни “Другая Россия” фиркасенә карата автор уңай мөнәсәбәттә тора һәм мондый фиркаләрнең, аларның хакимияткә булган тәнкыйте кирәклеге турында әйтә. Тик менә Каспаровның ни өчен кулга алынуы гына аңлашылмый авторга, моны ул “Бердәм Русиянең” башка оппозиция фиркаләреннән курку белән бәйли.
Кайбер белгечләр фикеренчә, сайлау алдыннан хакимият үз вазыйфаларын арттыра, башка оппозиция фиркаләренә пропагандаланырга ирек бирми, аның әгъзаларын кулга ала. Интернетта таралган хәбәрләргә караганда, хәзер хакимият оппозициянең интернет сәхифәләрен, мәгълүмати агентлыкларын да яба башлыячак. Мондый очраклар Ростов, Чита шәһәрләрендә, Себердә булган инде. Казанда хакимият фиркасенә каршы үткен сүз әйткән мәгүлүмат чаралары, интернет сәхифәләре күп түгел үзе, әмма бу хәл Казанга да килеп җитәргә мөмкин, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG