Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия кануннарын бозамы? Оппозиция "әйе", ди...


Бар экраннарда да Путин, 29.11.2007
Бар экраннарда да Путин, 29.11.2007

Пәнҗешәмбе көнне Русия президенты Владимир Путин телевидение аша инде көтелгән чыгышын ясап, халыкны Бердәм Русия партиясе өчен тавыш бирергә чакырды. Һәм шунда ук Дума сайлауларындагы көндәш партияләрнең, президент Русия кануннарын боза, дигән гаепләүләренә дучар калды.

Тавыш бирү көненә кадәр әле тулы ике көн бар, шуңа да Русия телеканалларында төрле партияләрнең намзәтләрен күрү бер дә гаҗәеп түгел. Анда хәзер еллар буе федераль телевидение экраннарына чыгарылмаган Явлинский, Зюгановларны да күреп була.

Атнакич көндез телевидение аша шундый намзәтләрнең берсе, Бердәм Русия исемлеген җитәкләгән Владимир Путин дә чыгыш ясады. Мәгълүм ки, ул берүк вакытта Русиянең президенты да. Бу чыгышын ул нинди дәрәҗәдә ясады - моны әлегә белгечләр дә белеп бетерми. Берьяктан, телевидение Путин сурәтләрен "президентның мәгълүмат чаралары һәм Русия ватандашларыннан алынган күпсанлы сорауларга җаваплары" дип атады. Ягъни, Путинның моны президент буларак эшләвен таныды.

Икенче яктан, шушы чыгыш инде үткән атнада ук яздырылган иде, һәм моны Путин Кремльдә урнашкан махсус телестудиядә түгел, ә Останкинога барып эшләде. Ягъни, ул бу эшне гади бер намзәт, Бердәм Русия намзәте буларак кына башкара дигән аңлатма бирелде.

Бердәм Русия партиясе хәзер дә нәкъ менә шушы икенче версияне алга сөрә. Мәгънәви яктан да Путин асылда бернинди дә яңа нәрсә әйтмәде. Элегрәк Лужникида үз тарафдарлары белән үткәргән җыендагы сүзләрен - аның җитәкчелеге астында икътисади, сәяси уңышларга ирешүен, 90-нчы елларда җитәкчелек иткән көчләрнең кире хакимияткә кайтырга теләвен, моңа һич кенә дә юл куярга ярамавын кабатлады.

Һәм чыгышы азагында ачыктан-ачык сайлауларда әвзем катнашуга, анда Бердәм Русия өчен тавыш бирүгә өндәде. Моны соңрак Татарстанның "Яңа Гасыр" телеканалы да кабатлады.

Әгәр дә ул чыннан да Бердәм Русия кешесе буларак мөрәҗәгать иткән икән, бу очракта аның чыгышы партия фондыннан түләнергә һәм моның Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан тикшерелүе шарт - канун һәрхәлдә шулай дип билгели. Моңардан тыш, бу шартлар үтәлгән очракта да, Путин чыгышы яңалыкларда түгел, ә аерым билгеләнгән вакытта чыгарга тиеш иде.

Путинның шулай итеп канунны бозуын күпмедер томалау өчен аның чыгышыннан соң шул ук яңалыкларда Владимир Жириновский һәм Геннадий Зюгановны да күрсәтәләр, алар да үз партияләре өчен тавыш бирүгә өнди. Һәм шулай итеп, оппозициянең бер өлеше хәзер Путин гамәлләренә зарлана да алмый булып чыга.

Сайлау канунын, шул исәптән агитация-кыстау эшләрен алып бару тәртибен бозу Русиядә административ гаеп эш санала һәм моның өчен 15 минималь эш хакы күләмендә акчалата җәза каралган.

XS
SM
MD
LG