Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59

Мәгълүм булганча, карлар явып, көннәр суыткач, элек-электән авылларда каз өмәләре башланган.

Татар авылларында казларны аеруча күпләп үстергәннәр, өмәләрне дә зурлап үткәргәннәр. Өмә халык өчен үзенә күрә бер тантаналы бәйрәмгә дә әйләнгән. Омски ягындагы татар авылларында да, гөмер бакый, каз өмәләре үткәрелеп килгән. Бу йола бүгенге көндә дә югалмаган, каз үрчеткән йортларда хәзер дә каз өмәләре үткәрелә. Каз өмәсенә багышланган шундый бәйрәм шушы көннәрдә генә Тара районының Ишәй авылында булып узды. Дөрес, анда чын мәгънәсендәге каз өмәсе булмады, ә авыл клубында сәхнәләштерелгән күренеш рәвешендә “Каз өмәсе” йоласы күрсәтелде. Йоланы сәхнәләштерү өстендә Ишәй авылы үзешчәннере һәм Тара районың “Милли мәдәниятләр берләшмәсе” каршында эшләүче “Нур” татар мәдәният үзәге эшләде. Күренеш башланыр алдыннан әлеге берләшмә методисты Илдар Маматов каз өмәсенең мәгънәсен аңлатты. Аннан соң алып баручылар шигъри юллар белән тамашаны башлап җибәрделәр. Тамашаны җыр белән укучы балалар дәвам итте. Алардан соң сәхнәгә кулларына каз канатлары тоткан кызлар һәм егетләр чыкты. Шаярып кыз сайлау һәм канат сату күренеше башланды.

Каз өмәсе күренеше барышында халкыбызның борыңгы җырлары башкарылды. Шундый җырларның берсен “Нур” татар мәдәният үзәге сәнгаткәре Фәридә Курманова башкарды. Каз өмәсе күренешен сәхнәгә куючыларның берсе булган Ишәй клубы мөдире Әлфинур Мәминова хәзерге вакытта авылда каз өмәләренең ничек үтүе турында сөйләде. “Безнең авылда казларны күпләп асрыйлар, өмәләр дә үткәрәләр. Анда җырлап, күңел ачулар да була,”- диде ул.

Ишәй авылында


Тыңлаучыларны кыскача гына Ишәй авылында яшәүче халыкның тормышы белән таныштырып китү дә урынлы булыр. Тарихи мәгълүматләр буенча авыл 1626 елны барлыкка килгән. Район үзәге булган Тара шәһәреннән ул 35 чакрым ераклыкта, Иртыш елгасының аръягында, Уй елгасы буенда матур бер урында урнашкан. Авылның тирә-ягында куе урманнар, биек нарат агачлары, басу-кырлар да җитәрлек. Өйләр нарат агачыннан салынган, каралты-куралар да агачтан. Авылда татарлар гына яши. Элеке елларда “ Ишәйдә 400-гә якын кеше яши иде, хәзер 200-ләп кенә калды”, - ди пенсиядәге укытучы Әлфия ханым Сатышева. “Аларның да күбесе пенсионерлар, авылда яшьләр аз “, - ди ул борчылып.

Аңлашыла ки, яшьләр аз булгач, авылда балалар да күп түгел. 2005 елны , укучылар саны аз диеп, мәктәпне япканнар. 1-нче 9-нчы сыйныфка 16 укучы Крапивка исемле рус авылына бара. 10-11-нче сыйныфка балалар 15 чакрым ераклыктагы Самсоновага баралар” - ди Әльфия ханым.

“Мәктәпне тәмамлаган балалар кая да булса китәргә тырышалар,- ди Әльфия ханым. Авылда эш бары тик фельдшерлык пунктында һәм клубта гына. Фермерлык эше белән шөгылләнергә теләүчеләр дә аз. Ике кеше шөгылләнеп караган иде, хөкүмәттән ярдәм булмагач, эшләр алга китмәде. Бер фермер инде эшчәнлеген туктатты, икенчесе дә туктату алдында тора. Терлекчелек тә зур табыш бирми, шәһәрдән ерак булгач, сөт-каймак сата алмыйбыз. Ит-бәрәңге җитештерсәк, килеп сатып алучылар була, әмма бик арзан бәягә. Урман кисеп, эшкәртергә уйласаң, рөхсәт алу кыен, эш башлау өчен күп акча да кирәк. Бу эш белән бездә бер-ике генә кеше шөгыльләнә. Инде урманнар да, табигать җимешләре дә кимеде “- ди Әлфия ханым, борчылып.

“Авырлыклар булуга карамастан , бездә халык бик тыршып яши” – дип сүзгә кушылды инде 30 елга якын авылда шәфкать туташы булып эшләгән Валия Сатышева. Бер уңайдан ул авыл халкының сәләмәтлеге белән дә таныштырды. “Авылда өлкәннәр күп булгач, кан юлы бозылу, йөрәк, басым авырулары ешрак була. Беренче ярдәмне үзем күрсәтәм. Катлаулы авыруларны шәһәргә җибәрәм. Самсаново күпере эшләнгәч, юл проблемасы юкка чыкты” – ди Авлия ханым.

“Безнең авылда урлашу да юк, халык тәртипле. Өйләрне бикләмиләр. Урлашу юк безнең якта”, - диде, сүзен йомгаклап, укытучы Әлфия ханым Сатышева.

Менә шулай, тырышып, матур итеп яшәргә омтылалар Ишәй авылында. Бу саф табигатле күркәм татар авылы озак яшәрме, таркалмасмы? Әлбәттә, әйтүе кыен. Һәрхәлдә, 4 гасырга яшәгән авыл тормыш авырлыкларына бирелмәс, юкка чыкмас, дип өметләнәсе килә.

XS
SM
MD
LG