Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:03

“Яктылык” мәктәбенең яңа бинасы төзелеп бетте


“Яктылык” мәктәбенең ачылу тантанасы

“Яктылык” мәктәбенең ачылу тантанасы


Милли телдә “Бердәмлек” чыга башлады, өлкә радиосы дулкыннарында татар телендә тапшырулар гадәти хәлгә әйләнде. Иң зур уңышларның берсе булып – ул татар балаларыннан гына тупланган “Яктылык” исемле урта мәктәп тора. Балалар бакчасы бинасын мәктәпкә әйләндереп эш башланса, балалар сыймый башлагач, 400 укучы белем алырлык бина кирәклеге көн тәртибенә килеп басты.
Ике ел ярым эчендә “Яктылык”ның иске бинасына тоташтырып өч катлы 3000 квадрат метр мәйданы булган заманча мәктәп калкып чыкты. Өлкә һәм шәһәр бюджетыннан 112 млн сум акча тотылды, акчаның 90%-ы өлкә бюджетыннан бирелде. Зур спорт залы, иркен ашханә, ике йөз укучы сыярлык актлар залы, бию бүлмәләре, җиһазландырылган кабинетлар. Ә инде фойе, коридорларның киңлеген сөйләп бетергесез.
Тантанага өлкә, Губерна Думасы, шәһәр, район,Сызран, Тольятти шәһәрләреннән вәкилләр килгәннәр иде. Ата-аналарның горурлыгы, бала-чагаларның куанычы чиксез иде, ә җитәкчеләрнең зур канәгатьлекләре йөзләренә чыккан иде.
Тантанада матур сүзләр сөйләүчеләр дә күп булды, затлы бүләкләр дә мулдин иде. Шулай да моның ише олуг тантанада читтән килгән кешенең фикере кыйммәт бит. Казаннан килгән кунаклар исемлегендә Татарстан мәгариф министры урынбасары Айрат әфәнде Зиннуров та булды. Айрат Зиннуров Самардагы татар мәктәбе һәм Самар татар милли хәрәкәтенең юлбашчылары турында сөйли:
“Татарлар яшәгән төбәкләрдә күп булырга туры килә. Курган, Төмән, Сарытау, Ульян өлкәләрендә булдым. Менә хәзер Самарга килеп чыктым. “Яктылык” исемле милли мәктәпнең 10 еллыгы да,яңа бина да төзелде.Икеләтә бәйрәм.Менә карап торам да, бер нәрсә күзгә ташлана. Тантанада өлкә, шәһәр, Дума җитәкчеләре катнашты. Бу инде Самар татарларының дәрәҗәсен күрсәтә. Тик уңган, тырыш, тәртипле булганга гына җитәкчеләр дә хөрмәт итәләр. Ә шәһәр администрациясеннән биш кеше, төрле тармак белгечләре килгән. Бу инде “Туган тел” җәмгыятенең дәрәҗәле икәнен күрсәтә. Татарларның башка милләтләр белән дә тату яшәве куаныч хәл.”

XS
SM
MD
LG