Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:56

Сайлаулар бәйрәмгә әйләнерме?


Башкортстанда Русия Дәүләт думасына сайлаулар бәйрәм рухында үтәчәк, дип белдереп килә республика җитәкчеләре.


Республикада бу сайлауларда да “Бердәм Русия” фиркасе әгъзаларының иң күп тавышны җыячагына беркем дә икеләнеп, шикләнеп карамый бугай. Быелгы сайлауларга әзерлек шактый тыныч һәм бик сүлпән барса да, нәкъ менә “Бердәм Русия” фиркасе дә аның яшьләр канаты булган “Бердәм Русия яшь гвардиясе” хәрәкәте вәкилләре дә бу сайлауларга чакырып әллә күпме чаралар оештырды. Яшь-җилкенчәк хәтта, “Бердәм Русия” тарафдарларын арттыру өчен, Уфадагы һәм башка шәһәрләрдәге төнге клубларда, ял үзәкләрендә кичәләр дә оештырды.

Президент Владимир Путинның атанакич көнне телевидение аша ил халкына мөрәҗәгате дә авыр артиллерия атуына тиң булды. Элегрәк хәбәр ителүенчә, Башкортстан “Сәүдә оешмалары ассоциациясе” сайлауларга бәйле махсус акция дә игълан итте. Сайлауларга килгән һәммә кешегә шушы ассоциация исеменнән “Рәхмәт хаты” дигән кәгазьләр биреләчәк. Шул кәгазьләрне күрсәтеп, 2 декабрь көнне төрле сәүдә үзәкләрендә сатып алган әйберләрең өчен 5 проценттан алып 50 проценткача ташламалардан файдаланып булачак.

Әлеге башлангычны гаепләп чыгучылар да булды. “Бу бит сайлаучыларны сатып алу кебек килеп чыга дигән белдерүләр дә яңгырады”. Әмма шушы тәкъдим белән чыгучылар үзләренең адымын ниндидер бер фиркане яклап түгел, ә изге күңелдән чыгып эшләнгән эш дип исәпли. Башкортстан “Сәүдә оешмалары ассоциациясе” рәисе Илдар Гарифуллин да бу тәкъдим бары тик гади сайлаучыларга куаныч өстәү, бәйрәм рухын арттыру өчен генә ясалды, - ди. “Һәм ни гаҗәп шушы башлангычка үзебез дә көтмәгәнчә, йөзләрчә эшкуар һәм аларның ширкәтләре кушылды”, - ди Илдар Гарифуллин.

Шулай итеп Илдар Гарифуллин Башкортстан эшкуарлары адымында хилафлык күрми. Хокук белгечләре дә моңа карата рәсми төстә мөнәсәбәтләрен белдермәде. Бу хилаф эш дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүчеләр турында да ишетелми. Хәер, эшкуарларның әлеге башлангычы бер караганда әлләни яңалык та түгел инде. Әле советлар чорында да шундый ук чаралар оештырыла иде. Колбаса, тәмле һинд чәе ише әйберләргә кытлык чагында, нәкъ менә сайлаулар көнне халыкны дефицит тәм-томнар белән бер сөендереп алалар иде.

XS
SM
MD
LG