Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт галимнәре Русиянең таркалуын фаразлыймы?


Башкортстаннан бер зур гына төркем рәсми вәкиллек җомга көнне Ырынбур өлкәсенә юлланды.


Республиканың кайбер рәсми затлары, галимнәр, язучылар, журналистлар һәм сәнгать осталары кергән бу вәкиллек Ырынбурда Башкортстан автономиясенә 90 ел тулуны бәйрәм итү чараларында катнаша. Шушы сәфәр программасында Ырынбур шәһәрендәге Кәрвансарай бинасына истәлек ташы урнаштыру каралган. Нәкъ менә шул бинада 90 ел элек Башкортстан автономиясе игълан ителгән дип раслый башкорт тарихчылары. Ырынбурда Башкортстаннан барган сәхнә осталары зур концерт та күрсәтә.

Башкортстан автономиясенең 90 еллыгына багышланган чараларның беренче өлеше атнакич көнне Уфада үткән иде. “Башкортстан автономиясен игълан итүгә бәйле Россия федерализмының башлангыч чоры ” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үтте Уфада.

Җыенда төрле төбәкләрдән дә галимнәр катнашты. Әмма күпчелек чыгышларны башкорт галимнәре ясады. Алар 90 ел элек Башкортстан автономиясе игълан ителү башка төбәкләргә дә автономияләр төзүгә юл ачты дип ассызыклады. “Әгәр башкорт милли юлбашчылары шундый кыю адым ясамаган булса, бүгенге көндә илнең нинди сурәттә булуын да күз алдына китереп булмас иде”, - дип белдерде хәтта башкорт галиме Нияз Мәҗитов.

Уфада үткән конференциянең төп максаты – хәзерге күпмилләтле Россия Федерациясендә федерализм проблемаларын хәл итү өчен 90 ел элек булган вакыйгаларның әһәмиятен ачыклау, дип игълан ителгән иде. Җыен ахырында кабул ителгән Белдерү дикъкатьне җәлеп итәрлек. Анда Русиянең бүгенге җитәкчелерәнең илне федерализм юлыннан читкә алып китүләре, унитар үсешкә юл алулары турында әйтелә. “Бу хәлләр Русиягә куркыныч белән яный. Милли-территориаль төбәкләрне бетерүгә йөз тотса, бүгенге Русия дә СССР язмышын кабатларга, ягъни таркалырга мөмкин”, - дигән фикерләр язылган ул белдерүдә.
XS
SM
MD
LG