Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шәрекъ” та “Сакура” үзәге җитәкчесе кунакта


Sakura 桜
Sakura 桜

Татар яшьләре “Шәрекъ” клубында Япония һәм Татарстан бәйләнешләре турында гыйбрәтле һәм мавыктыргыч мәҗлестә катнашты.

Бу очрашуда Казанда яшәүче студентлар, мәдрәсәдә укыган шәкертләр һәм милли мәдәни эшләр белән кызыксынучы өлкән буын вәкилләре белән бергә, Швецариядән белем алырга килгән асптирантлар да бар иде.
“Сакура” җәмгыяте җитәкчесе Асия Садыйкова Татарстан белән Япония арасындагы мәдәни һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә җәмәгатьчелекнең дә катнашуы турында сөйләде. “Сакура” җәмгыятен Казанда яхшы беләләр. Ул төрле күргәзмәләр, фестивальләр оештыра.

Яшьләр белән булган бу очрашуда, Асия ханым Садыйкова Япония халкының ничек яшәве, алар үзләренең гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен ничек саклавы турында бик тәфсилләп сөйләде.
Татарстан һәм татар милләте темасы да онытылмады. Шулай ук ватан, туган ил турында да фикер алышулар булды. Япониядә ярты ел эшләп, күптән түгел генә Казанга кайткан Нәркәс туташ мәхәббәт һәм дуслык турында үзе өйрәнгән япон җырын башкарды.

Максаты нидән гыйбарәт иде бу очрашуның дигән сорауга Шәрекъ клубы активистларының берсе Сәүбән Закир болай диде:
“Без японнар белән бик якын халык, музыкабыз да япон музыкасы белән бик охшаш. Шуның өчен безнең максатыбыз татар яшьләрен милли, дини аһәңгә кайтару”, - диде Сәүбән Закир.
XS
SM
MD
LG