Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау нәтиҗәсе мәгълүм икән, хакимият нигә борчыла?


Бердәм Русия шигаре сүрәтендә атлы милиция
Бердәм Русия шигаре сүрәтендә атлы милиция

Дума сайлауларында кем җиңәсе сер түгел, рәсмиләр фәкать катнашу дәрәҗәсе өчен борчыла. Бу борчылуларның сәбәбе нәрсәдә?

Якшәмбедә Русиядә үтәчәк Дума сайлауларында Бердәм Русиянең галәмәт җиңү яулаячагына шикләнүчеләр юк диярлек. Фикер белешүләргә караганда, исемлек башында президент Владимир Путин торган бу фирка тавышларның кимендә 60 процентын җыярга тиеш. "Бердәмчеләр"дән тыш Думага тагын коммунистлар узыр дип көтелә. Ә менә калган фиркаләр 7 процентлы киртәне үтә алмаска да мөмкин.

Бердәм Русиянең җиңәчәге көн кебек ачык булуга карамастан, тавыш бирүгә ике көн кала, Владимир Путин телевидение аша алдан яздырылган мөрәҗәгатендә, ватандашларын сайлауларга килергә ялварды.
Путин халыкка мөрәҗәгать итә

"Зинһар, барысы да хәл ителгән, безнең үсеш үзеннән-үзе шулай дәвам итер дип уйлый күрмәгез. Бу - куркыныч адашу. Бар ирешкәнебез авыр көрәштә ирешелде, моны бары тик әвзем позициябез белән генә саклап калып була", диде Русия президенты.

Бу борчылуларның сәбәбе нәрсәдә? Кайбер белгечләр фикеренчә, әгәр тавыш бирүдә катнашу дәрәҗәсе түбән булса, Путинның кәефе кырылырга мөмкин, чөнки ул бу сайлауларны үзенә ышаныч белдерү дип игълан итте:

"Бердәм Русия болай да зур күпчелек белән җиңәчәк, дигән фикер сайлаучыларга тискәре йогынты ясый ала, алар тынычланып сайлауга бармаска мөмкин", ди Heritage Foundation үзәгенең Мәскәү идарәсе җитәкчесе Евгений Волк.

Мондый хәлдә калмас өчен, хакимиятләр кулыннан килгәнен эшләргә тырыша. Исеме әйтелмәгән бер сайлау рәсмие «Тһе Moscow Times» гәзитенә әйтүенчә, җирле рәсмиләр Бердәм Русиягә бирелгән тавышларны икегә тапкырларга кушкан.

Орел дәүләт университетында журналистика студенты әйтүенчә, профессорлар аларга Бердәм Русиягә тавыш бирергә кушкан, юк исә университеттан куу белән янаган.

Петербурда да Бердәм Русиягә тавыш биргән студентларга тулай торакта урын вәгъдә иткәннәр.

Берүк вакытта, Волк сүзләренчә, оппозициядәге партияләрне пычрату тырышлыклары күрелә. СПС әгъзаларын СПИД белән авыру дигән хәбәрләр таратыла.

Хөкүмәткә каршы протест чарасы үткәргән өчен 5 көн төрмәгә утыртылган оппозиция җитәкчесе Гарри Каспаровка адвокатлар белән очрашу, телефоннан шалтырату мөмкинлеге бирелмәгән.

Күренә ки, хакимият бу сайлауларда яңгыраулы җиңү яуларга тели. Атнакич мөрәҗәгатендә Владимир Путин Дума сайлауларын киләсе президент сайлаулары белән бәйләде. Аның киләчәктә нинди вазыйфа башкарачагы әлегә билгесез. Әммә күптән түгел бер очрашу вакытында Путин, Бердәм Русия сайлауларда җиңсә, минем илнең сәяси тормышына йогынты ясарлык мораль хокукым булачак, дигән күп мәгънәле сүзләр әйткән иде.
XS
SM
MD
LG