Accessibility links

Парижда Иран турында сөйләштеләр


ПАРИЖ - Бүген Франция башкаласында БМО Иминлек Шурасының даими 5 әгъзасе һәм Германия вәкилләре очрашып Иранның атом программасы турында сөйләшүләрне ничек дәвам итү турында киңәшләште. Кичә Европа Берлегенең тышкы сәясәте башлыгы Хавиер Солана, Иран вәкиле Сәид Җәлили белән Лондонда узган очрашуны "борчулы" дип бәяләде. АКШ, Бритяния һәм Франция, БМОда Иранга каршы өченче тапкыр чикләүләр кертүне алга сөрә. Русия һәм Кытай мондый кырыс чараларга каршы. Җомга көнне Иран вәкиле Җәлили, Иранның - уран баету программасын туктатуын таләп итү - кабул ителерлек түгел, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG