Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:43

Украинада 10 айда 14,480 кеше ВИЧ йоктырган


КИЕВ - Бүген Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Халыкара Сәләмәтлек Саклау Оешмасы саннарына караганда дөньяда 33 миллион кешедә ВИЧ чире бар. БМОның махсус вәкиле Ларс Каллингз сүзләренә караганда, "Украина - Европаның ВИЧ эпидемиясенә әйләнә бара". Биредә быел гына 10 ай эчендә 14,480 кеше ВИЧ йоктырган. Рәсми саннарга караганда, Украинада ВИЧ белән яшәүчеләр саны 119,000 булса, гайре рәсми саннар исә 3 мәртәбә артык дип фаразлана. БМО 2015нче елга кадәр бу чирнең таралуын туктату өчен чаралар күрергә чакырды.

XS
SM
MD
LG