Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Төркия Төньяк Гыйракта хәрби чара оештырды


АНКАРА - Төркия гаскәрләре Төньяк Гыйракта көрд гыйсьянчыларына каршы хәрби чара оештырды. 50гә якын сугышчыга каршы артиллерия һәм һава көчләре кулланылган. Гыйракка гаскәрләр үтеп кермәгән дип хәбәр ителә. Җомга көнне Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййып Эрдоан хөкүмәте гаскәрләргә чик аша ПКК, Көрдистан Эшчеләр Партиясенә каршы чараларга рөхсәт бирде. Гыйрак-Төркия чик буенда йөз меңләп тәрек хәрбие урнашкан.

XS
SM
MD
LG