Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Халыкара вәкилләр Косово белән Сербиядә


Косовоның киләчәге турындагы сөйләшүләрне җитәкләүче халыкара вәкилләр Сербия һәм Косово вәкилләре белән очраша.
Бу Европа Берлеге, АКШ һәм Русия рәсмиләренең 10 декабрьдә БМО Иминлек Шурасына хисап бирүе алдыннан Белград белән Приштинага соңгы сәфәре.
Косовоның киләчәк статусы турындагы сөйләшүләр 10 декабрьгә тәмамланырга тиеш.
Бу сөйләшүләр әлегә уңай нәтиҗә бирмәде.
Сербия Косовога бәйсезлек бирергә теләми, әмма киңрәк автономия тәкъдим итә.
Косово исә бәйсезлектән башка бернинди тәкъдимне дә кабул итми.

XS
SM
MD
LG