Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Бу уңышка өлкә халкының 12 чамасы процентын тәшкил иткән татар өлеше дә зур булды, дияргә кирәк. Моны сайлаулар барышындагы активлык та дәлилли ала.

Өлкә үзәгендә халык сайлауларга әллә ни ашыкмады. Тимерьюл районының берничә сайлау участогыда 11–12 сәгатьләр арасында сайлау барышы белән кызыксыну шуны күрсәтте: 20 процент та килеп өлгермәгән иде.
Ә өлкә буенча хәлләр ничек икән, дигән сорау өлкәнең Үзәк сайлау комиссиясенә барырга этәрде. Сайлауга бирелгән вакытның нәкъ уртасында – 14 сәгать мәгълүмәтләре шәһәр халкының ашыкмавын күрсәтте: өлкә үзәгенең Тимерьюл районында - 32, Иделаръягы районында - 29 процент кына. Бу – иң түбән күрсәткечләр.
Иң югары күрсәткеч – саф татар районы Иске Кулаткыда: сайлаучыларның 69 проценты тавыш биреп өлгергән. Аз гына калышкан Павлов, Чардаклы һәм Карсун районнары халкының да байтак өлешен татар тәшкил итә.
Моны ничек аңларгадыр инде: аеруча патриотизммы, канунга ихтирам халыкның канына сеңгән дипме, яраклашу психологиясеме, әллә инде районнар җитәкчелегенең “таләпчәнлегеме”.
Шулай да татар арасында гомум шаукымга бирелмәүчеләр дә бар. “Болгар яңарышы” оешмасы активистлары җыенында ике атна чамасы элегрәк “Нинди фиркагә тавышыңны бирерсең?” дигән сорауга менә нинди җаваплар булган иде.
Сайлауларның җирле нәтиҗәләренә килсәк, алар бөтен илнекеннән аерылмыйлар да. Шул ук бер чамалы процентлар. Ил буенча да, өлкә күләмендә дә, районнар арасында да…
Сайлаулар вакыты тәмамлангач, өлкәнең “2х2 на Волге” дигән телевизион каналы төн уртасына кадәр сайлауларга йомгак тапшыруы алып барды. Анда төрле тарафлы сәясмәннәр дә җәлеп ителде. Җирле коммунистларның җитәкчесе Александр Кругликов төрле комачаулар, канун бозулар турында сүз тотты. Үзәк каналлар аша Зюганов чыгышы кебегрәк булды бу.
Өлкә башлыгы Сергей Морозов белән шәһәр мэры Серей Ермаков исә сайлауларның уңышлы узуына канәгатьлек хисләре белдерделәр.
Сүзебез башына кайтсак, Думага узган фиркаләрнең уңышында татарның да өлеше бар, дияргә генә кала. Ләкин бу фиркаләрнең кайсы соң урыс булмаган халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртыр?
“Бердәм Рәсәй”нең гамәлләрен беләбез: муниципализация, оптимизация турындагы корткычлык кануннары, татарны үзенә әлифба сайлаудан да мәхрүм итү, мәктәп программаларыннан “региональ компонент” дигән бер чеметеп үзенчәлекләрне дә корыту омтылышлары… ЛДПР белән КПРФ гамәлләре һәм максатлары да таныш. Өр яңа “Гадел Рәсәй”нең уңышын исә аның шул ук “Бердәм Рәсәй” филиалы булуыннын гына күрүчеләр дә бар. Ни генә булмасын, Думада кирәкле кануннар кабул итәр өчен, “Бердәм Рәсәй” аларның булышуына мохтаҗ да түгел – үзе теләгән кануннарны кабул итәр өчен тавышлары да җитәрлек.
Шунысы да игътибарны җәлеп итә: Думага узмаган башка фиркаләр дә инородецлар мәнфәгатьләре турында ләм-мим сүз әйтмәделәр. Хәер, аларны аңлап та була: татар-чуашны кайгырту сүзләре шовинистик тәрбия алган “өлкән агай”га ошамас, дип курыкканнардыр инде. Урыслар һәм урыслашкан инородецлар кавеменең абсолют күпчелектә икәне гомуммәгълүм ич.
Милли һәм дини фиркаләрне канун буенча ук рәсми рәвештә тыйган илдә - инородецлар КАНУНИ НИГЕЗДӘ шул ук үксез бала хәлендә яшәргә тиеш булып кала.
Сайлау дигәне нинди генә нәтиҗә бирсә дә…

XS
SM
MD
LG