Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Чаллы Русия сайлаучыларыннан бик азга гына аерылды


Чаллыда үткән сайлауларның рәсми нәтиҗәләрен көндезге 2дән соң гына бәян иттеләр.

Татарстанның икенче зур каласында тавыш бирү нәтиҗәләре Русия күләмендәге белән чагыштырганда әлләни аерылмый. Шәһәр буенча тавыш бирүчеләр 75%тан артык. “Бердәм Русия” өчен 66%ка якын кеше тавыш биргән. Коммунистларны 13% кеше яклаган. Ә менә “Гадел Русия” Чаллыда ЛДПР-ны 4нче урынга калдырды. Ул 10% чамасы тавыш җыйса, ЛДПР – 5,5%. Калган фиркәләрнең һәрберсе 1%тан кимрәк тавыш казанган. Сайлауның төп нәтиҗәләре билгеле, артык үзгәреш булмас кебек.
Шушы сайлау ниндирәк рухта үтте, аның нәтиҗәсе татар өчен өметле булырмы, милли азчылык мәнфәгате илкуләм якланырмы? Шушы сораулар белән “Азатлык” хәбәрчесе Чаллының берничә билгеле шәхесенә мөрәҗәгать итте.

Рубис Зарипов, күп кенә китаплар авторы, үзешчән композитор:

Тышкы яктан караганда, сайлау бик шома, җиңел үтте шикелле. Кайбер фиркә җитәкчеләре сөенә-сөенә үз сайлуачылары алдында хисап биргән булалар. Ләкин эчкәрәк кереп карасаң, бу саннар артында яшерен вәзгыять күренә. Сайлау алдыннан көчле демагогик агитация булды, халык куркып калды. Кеше үзенең бүгенге хәлен саклап калу өчен сайлауга барырга мәҗбүр калды. “Бердәм Русия” алып барган сәясәт киләчәктә азсанлы милләтләргә сукмасын иде. Татарстан яулаган уңышларын югалтмыйча, үсеш кичерсен. Пенсияләр, хезмәт хакы артсын.
Дамир Шайхразиев, БТИУнең президиум һәм пленум әгьзасе. Ул, шушы сайлаудан соң халыкның тормыш хәле яхшы якка үзгәрмәячәк, дип саный:

Дәүләт Думасына эшчеләр, укытучылар, галимнәр сайланмады. Сайланганнардан Русия халкы өчен файда булмаячак. Татар халкын моңарчы күрелмәгән фаҗигә көтә. Татар телен, мәгарифен яклап Дәүләт Шурасы Думага мөрәҗәгать итте. Дума мөрәҗәгатьне кире какты. Чит төбәкләрдә татар мәктәпләре бетә, аларны бер-бер артлы ябалар. Татарстанда җирле компонентны факультатив итеп кенә калдырмакчылар. Тагын бер куркыныч – Дәүләт Думасында һәм хакимият структураларында мәктәпләрдә православие дине укыту турында гына сүз бара. Бу - 1552 елдан башлап Иван Грозныйның көчләп чукындыруына караганда да куркыныч. Моңа без, татар халкы, каршылык күрсәтәчәкбез.

XS
SM
MD
LG