Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: Татарстан халкы сайлауларда җитәкчелек сүзен тыңлады


Минтимер Шәймиев Дума сайлаулары нәтиҗәләрен аңлата, 2.11.2007
Минтимер Шәймиев Дума сайлаулары нәтиҗәләрен аңлата, 2.11.2007

М.Шаймиев Татарстанның мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль һәм чит ил каналларының вәкилләре белән очрашты һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

Бу очрашу Президент сараеның борынгы бинасында үтте. Татарстан һәм Русия байракларын берүк биеклеккә кую таләбе үтәлсә дә, монда республиканың бердәнбер әләме – Президент штандарты иң югары гөмбәздә җилферди. Татарстан президентының монда утырган күрсәтүче билгене Казан Кремленә йөрүчеләр кызыксынып күзәтә. Республиканың туграсы төшкән байрак ялгыз гына җилферди икән, димәк, президент эш урынында.
Миңтимер Шаймиев журналистлар каршына чыгыр алдыннан аның сүзчесе Айрат Зарипов сорауларны бары тик әле генә үткән сайлаулар һәм тавыш санау турында гына бирүне үтенде. Һәм журналистлар нигездә аның гозерен үтәделәр. Минтимер Шаймиев иң башта бу сайлауларның, гадәттәгедән тынычрак, оешканрак үтүен, халыкның тавыш бирүгә бердәм килүен әйтте. Тавыш санау да озакка бармаган, дүшәмбегә төшкә кадәр үк барлык беркетмәләр дә Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылган.

Сайлауга килүчеләр саны Русия күрсәткеченнән 14-15 процентка югарырак, ә “Бердәм Русия”не яклаучылар уртак саннан 22 процентка югарырак. Минтимер Шаймиев барлык партияләр җыйган тавыш саннарын атады. Аерым шәһәрләрдә һәм районнарда нинди фиркәләр алга чыгуын әйтте. Чаллыда хакимият фиркәсеннән соң беренче урынга Мироновның “Гадел Русия”се чыккан. Ул 9 процент тавыш җыйган. Башка шәһәрләрдә икенче урында КПРФ калган. Бу нәтиҗәләрне Шәймиев үзе болай аңлата - без халык белән алдан ук аңлашып сөйләштек, ул Путинның Казан юбилеен әзерләүдә катнашуын белә, халык Татарстанда алып барылган сәясәтне хуплый, ди.

Журналистларның күбесе сайлаучыларның Путин партиясен ни өчен хуплаганын чамаласа да, татарстанлыларның Миңтимер Шаймиев өндәвен тыңлап, “Бердәм Русия” фиркасы өчен тавыш биргәнен төпченеп тормадылар.
“Яңа гасыр” каналының “Сез нинди җиңү көткән идегез?” дигән соравына җавап мондый булды. Татарстан президенты икенче декабрьдә ирешелгән күрсәткечләрне алдан ук белеп көтеп торган икән. Ул сайлауга килү дәрәҗәсе 70 проценттан өстәрәк булыр, дип өмет иткән, ә “Бердәм Русия”не яклаучылар 80 процент чамасы булыр, дип фаразлаган. Сайлаулар Миңтимер Шаймиев теләгәннән бераз гына югарырак нәтиҗә китергән.
Татарстан президенты “Бердәм Русия” сәяси тормышның уң тарафындагы фиркә булырга тиеш, дип саный. КПРФ һәм "Гадел Русия"не күз алдында тотып, сул флангта сәяси көчләр тыгыз тупланган, ә менә унда СПС һәм Яблоко фиркаләре төшеп калгач, бушлык барлыкка килгән. 20нче декабрьдә “Бердәм Русия”нең корылтаенда президентлыкка шушы фиркәнең кандидаты игълан ителәчәк. «Аның кемлеген миннән сорамагыз, чөнки сезгә ачык һәм тулы җавап кирәк, ә әлегә бар мәгълүмат та фараз гына була ала”, - диде Шаймиев.
Татарстан президенты Русия Думасының кайвакытта кануннарны, төбәкләрнең тәкъдимнәрен тыңлап та тормыйча кабул итүен тәнкыйтләде. Уку стандартларыннан милли төбәк компонентын төшереп калдыручы канун кабул иткәндә Думада Татарстанның һәм башка төбәкләрнең мөрәҗәгатьләрен искә алып яки игълан итеп тә тормаганнар.

«Азатлык” радиосы хәбәрчесенең соравы Русиядәге илкүләм проектлар арасында милли мәдәниятне үстерү программасы булмавы хакында иде. Рухи үсешне, әхлакны, милли үзенчәлекләрне кайгырта торган мәдәният тармагы иң фәкыйръләрдән булуга карамастан, аңа ярдәм итү буенча илкүләм программа юк. Хакимият һәм партия моңа ничек карый, сез бу хәлгә гаҗәпләнмисезме, халык ничек чыдый икән?

Җаваптан аңлашылганча, Миңтимер Шаймиев тә, Русияның мәдәният агентлыгы җитәкчесе Михаил Швыдкой кебек үк, мәдәнияткә ярдәм итү программасын төзү ягында икән.
Шул ук вакытта Миңтимер Шаймиев хәзерге шартларда бары тик талантлы иҗатчылар һәм талантлы әсәрләр генә дәүләт ярдәменә һәм тамашачылар игътибарына лаек булачак, диде. Көндәшлеккә сәләтле иҗатчыларга юл ачыла. Бер сәгатьтән артык барган бу әңгәмә ахырында Татарстан президенты журналистларга сайлау алдыннан халыкка дөрес мәгълүмат тарату һәм конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
XS
SM
MD
LG