Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:18

Русиядә милли мәгарифнең киләчәге бармы?

  • гөлназ илгизәр

Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Лотфуллин

Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Лотфуллин

Әңгәмәдәшләр: Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Лотфуллин һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм республика халыклары телләре бүлегенең баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева.


Гөлназ Илгизәр
. Бүгенге “түгәрәк өстәл” утырышында без “Азатлык” радиосының узган тапшыруларында башлаган милли мәгариф, Русиядә мәгариф өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Билгеле булганча, шушы араларда гына Дәүләт Думасында Русиянең Мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертелде. Шактый шау-шу тудырган әлеге төзәтмәләр хакында без сезгә инде сөйләгән идек. Үзгәртелгән канун күп кенә өлкәләрнең, милли җәмәгатьчелек вәкилләренең ризасызлыгын уятуга карамастан, ул инде Федерация Шурасы тарафыннан да расланды. Хәзер аны Русия президенты гына имзалыйсы калды. Аннан соң яңартылган канун гәмәлгә керәчәк. Бу милли мәгарифкә нәрсә белән яный, татар балаларына ана телендә белем бирү һәм тәрбияләүгә ул нинди йогынты ясар? Бу хакта без бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Лотфуллин һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм республика халыклары телләре бүлегенең баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева белән сөйләшәбез. Сез шулай ук Мәскәүдәге “Просвещение” нәшрияте башлыгы, мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр тәкъдим итүчеләрнең берсе Александр Кондаков фикерләрен дә ишетерсез.Сөйләшүебезне башлап җибәргән Марат әфәнде алдан Русиядә мәгариф өлкәсенә игътибар артуын искәртеп китте һәм моның нәтиҗәләренә тукталды.

Марат Лотфуллин. Соңгы вакытта Русия хөкүмәте мәгарифкә зур игътибар бирә башлады. “Приоритетный проект образования” дигән документ кабул ителде. Аның уңай якларын бик зур пропагандалыйлар. Бу мәктәпләргә берәр миллион бирү, укытучыларга грантлар бирү, класс җитәкчеләренә берәр мең өстәү, мәктәпләргә компьютерлар алу, материаль-техник базасын яңарту. Әмма аның бик пропагандаламый торган ягы да бар. Бу мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертү. Соңгы елларда бу эш бик актив бара. Төп үзгәртешләренең берсе укыту компонентларын үзгәртү. Элек мәктәпләрнең укыту планнарында федераль, региональ һәм милли компонентлар бар иде. Хәзер бер федераль компоненты гына калды. Элек һәр компонентка стандарт бар иде.

Гөлназ Илгизәр. Шулай итеп, яңартылган канун гамәлгә кергәч, укыту планнарында милли-региональ компонент инде булмаячак. Ләкин канундагы үзгәрешләр өстендә эшләгән Мәскәүдәге Просвещение нәшрияте башлыгы Александр Кондаков фикеренчә, милли мәгарифкә киләчәктә дә бернинди дә куркыныч янамый.

Александр Кондаков. Әлеге мәсьәләгә бәйле бәхәсләр инде бер елга якын вакыт дәвам итә. Мин бу очракта Русиянең конституциясен игътибар белән укырга тәкъдим итәр идем. Анда хөкүмәт федераль кануннарны тормышка ашыру өчен җаваплы, дип әйтелгән. Шуңа күрә, федераль стандартлар һәм укыту планнарының федераль компоненты бар. Ул федераль дәрәҗәдә языла. Шушы федераль стандартлар белән билгеләнә торган өлеш инвариатив, үзгәрешсез. Ләкин анда шулай ук вариатив өлеш тә бар. Нәкъ менә шушы өлешкә милли-төбәк компонеты керә дә инде. Моннат тыш, класстантыш, дәресләрдән тыш өлеш тә керә монда. Мәсәлән, башлынгыч мәктәптә бу өлешкә 10 сәгать бирелә. Мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен минемчә махсус сәясәләштерделәр. Ә татарстанлыларга мин Русия Конституциясен яхшылар укырга киңәш итәм. Ул һәр халыкка үз телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Русиянең бер кануны да Конституциягә каршы килергә тиеш түгел. Проблемаларны булмаган җирдә ясарга кирәк түгел. Сезнең хокукларыгызга беркем дә каршы төшә алмый, борчылмагыз. Русиянең байлыгы да аның күпмилләтле булуында.

Гөлназ Илгизәр. Александр Кондаков яңа канунга бәйле шау-шу сәясиләштерелгән мәсьәлә, яңа белем стандартлары һәм уку планнары белән якыннанрак танышкан укытучылар алар белән бик канәгать, ди. Яңа укыту планнарында милли-региональ компонент булмаса да, аларның вариатив өлеше булдырылган. Шуның кысаларында теләгән өстәмә фәннәрне кертеп була, ди Кондаков. Ләкин безнең бүгенге “түгәрәк өстәл” кунаклары аның фикере белән килешеп бетми.

Марат Лотфуллин. Хәзер закон нигезендә Татарстан мәгариф министрлыгы үзенең стандартларын да, үзенең программаларын да кабул итә алмый. Аны Русия мәгариф министрлыгына тапшырды. Хәзер укыту планнары региональ компонентсыз, аны Россия мәгариф министрлыгы төзи. Әгәр дә без кыска гына татар телен укытуны калдырсак, Татарстан тарихын, татар халкын алмый, без Русия мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, бу компонентларны үзгәртергә тырышырга тиешбез, стандартларны да Русия мәгариф министрлыгыннан ясатырга тиешбез, чөнки безнең министрлыкның моңа хокукы калмый. Ләкин Русия мәгариф турында законында алтынчы статьясы калды. Ул укыту телләре турында – мәктәптәге укыту телләрен урындагы хакимият билгели, ул инде халыкның мөнфәгатеннән чыга. Ә республикаларының дәүләт телләре шул республика законнары нигезендә алып барыла. Хәзер без бу законнарны үзгәртер өчен Русия мәгариф министрлыгына мөрәҗагать итергә тиешбез.

Гөлназ Илгизәр. Марат әфәнде, сез яңа укыту планнары белән таныштыгызмы соң әле?

Марат Лотфуллин. Безгә башлангыч класслар өчен укыту планнарын җибәргәннәр. Анда вариатив өлешкә тәрбия процесслары калган. Федераль компоненты калдырылган, ул мәҗбүри өлеш. Класстан тыш эшләренә - тәрбия процессларына 10 сәгать бирелгән.

Гөлназ Илгизәр. Димәк, Татарстан тарихын, Татарстан географиясен бу вариатив өлеш кысаларында биреп булмаячак?

Марат Лотфуллин. Анда туган тел дәресләренә өч сәгать. Рус теленә - биш сәгать каралган. Һәм дүрт сәгать әдәбият уку дәресләренә каралган. Ул дәресләр нинди телдә булырга тиеш, язылмаган.

Гөлназ Илгизәр. Анысын мәктәп хәл итәме?

Фирая Шәйхиева. Моны мәктәп хәл итә алмый. Әгәр дә стандартларда әдәбият уку рус телендә килә икән, без анда керә алмыйбыз.

Гөлназ Илгизәр. Аны берничек тә үзгәртеп булмыймы?

Марат Лотфуллин. Алай әйтү дөрес түгел. Шул документларны үзгәртеп була, әгәр дә Русия дәүләте үзгәртсә. Русия мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

атарстан Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм республика халыклары телләре бүлегенең баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева.
Фирая Шәйхиева. Бүгенге ситуация һәр кешегә дә аңлашыла. Әгәр дә без үзебезнең эчке законнарны анализларга килсәк, без бит үзебезнең законга тугызынчы статьяга үзгәрешләр керттек: татар һәм рус телен Татарстанда урта мәктәпләрдә һәм башлангыч урта һөнәри уку йортларында бер күләм дәрәҗәдә укытырга. Әгәр Россиянең мәгариф законына үзгәрешләр кертерлек милли-региональ компоненты юкка чыга икән, димәк бу статьяны тулысынча үтәргә мөмкинлекләребез юк. Читкәрәк китик. Татарларының бөтен Русия кимлегендә мәнфәгатьләре бар. Димәк Россияда татар телен укытырга хыялланырга да мөмкинлек булмый, ул бөтенләй укыту планнарына керми. Шул ук вакытта Дәүләт Шурасы бу канун проект рәвешендә икенче утырышта караганда ук Русиянең барлык төбәкләренә үзгәрешләрне туктатырга дип мөрәҗәгатен җибәрде. Безнең мәгариф министрлыгы бик күп тапкыр Мәскәүдә сөйләшүләр уздырды. Әмма, шуңа да карамастан, Федерация Шурасы бу канунны раслады, хуплады. Хәзерге этапта Русия президенты кул куймаган булса, әле ниндидер өметләребез бар. Ә инде кул куйса, бүгенге көнне Татарстанда барлык тел законнарын үтәүгә бик күп чикләр куя дигән сүз. Телләр турындагы законның тугызынчы мәтъдасен тулысынча үтәү мөмкинлеге булмый. 22 ноябрьдә булган конференциядә бу турыда укытучылар белән бик нык сөйләшү булды. Алар бик борчылалар, чөнки соңгы унбиш елларда татар телен, татар әдәбиятен укыту өчен бик күп көч куелган. Күп кадрлар әзерләнгән. Шуңа күрә бу әйберне туктатырга ярамый.

Гөлназ Илгизәр. Канун Путин тарафыннан имзалангач та, бу сөйләшүләр дәвам итәчәкме? Алар нәтиҗәле булырга мөмкинме?

Фирая Шәйхиева. Татарстанның бүгенге позициясе – сөйләшүләрне дәвам итергә. Чөнки эшләнгән эшкә болай итеп чик куеп булмый.

Марат Лотфуллин. Әлбәттә, сөйләшү федераль органнар белән алып барылачак. Безнең министр кул куеп планнар тормышка аша алмый. Мәскәүгә барып кул куярга туры киләчәк. Алар кул куймый дигән сүз түгел. Бәлки алар куярлар, ләкин алардан рөхсәт сорарга кирәк. Бу татарларга гына карамый, бөтен регионнарга карый. Мәсәлән, татар телен укыту бөтен регионнарда төрлечә булмасын, бер төрле булсын. Аның өчен Русия мәгариф министрлыгында милли бүлек торгызырга, СССР вакытында мәгариф министрлыгында милли-мәгариф бүлек бар иде, әлеге заманда ул бетерелгән. Татар һәм рус телендә әшләүче мәктәпләрдән башкалары исәпкә алынмый. Анда укучы балалар саны каралмый, дәреслекләр алар өчен чыгарылмый Россияда бердәм мәгариф өлкә булсын өчен милли бүлек төзергә кирәк. Ләкин Русиядә федераль органнары башка юлдан киттеләр. Милли мәгарифне гомумән федераль күләменә күтәрү түгел, ә аны бөтенләй исәпкә алмау юлына бастылар. Әгәр дә без туган телен укыту процессын ясарга уйласак, моның укыту планнарын Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан кабул иттерергә тырышырга тиешбез. Әгәр милли бүлек төзелгән булса, әлбәттә аның белән бу эшләрне алып барырга туры килер иде, ләкин, чувашлар үзендә ясап, Россиядагы бөтен чувашларга таратырга мөмкинлек булыр иде, Татарстанда ясап, бөтен Русия татарларына таратып булыр иде. Ләкин бу юл буенча бармадылар.

Марат Лотфуллин. Хәзер бу закон тормышка ашкач, Путин кул куйгач, беренче сентябрьгә бөтен мәкктәпләргә укыту планы киләчәк.

Гөлназ Илгизәр. Ә укыту планнары килмичә укыту шушылай дәвам итәчәкме?

Марат Лотфуллин. Әлбәттә, дәвам итәчәк.

Фирая Шәйхиева. Хәзер иң актив сөләшүләр нинди нәтиҗәләргә килү турында. Дәүләт Шурасы да, хөкүмәт тә, Русиянең һәрбер субъекты да тәкъдимнәр белән чыгачак.

Гөлназ Илгизәр. Гади кеше нәрсә эшли ала? Каядыр мөрәҗәгать итә аламы?

Марат Лотфуллин. Гади кешеләр һәрвакыт мөрәҗәгать итә алалар. Конституцион судка кадәр барып җитәргә мөмкин.

Фирая Шәйхиева. Сезнең “түгәрәк өстәл”ләрдә күпме сөйләшәбез, һәрвакыт бер фикергә килеп җитәбез. Чыннан да, туган телне бик кирәк дип сөйләнәбез, әмма каядыр мөрәҗәгать итүләргә килгәндә - андый әйберләр юк.

Гөлназ Илгизәр. Татарстан хөкүмәте һәм мәгариф министрлыгы нәрсәдер эшлиләр, нәрсәдер булдырыр дип өметләнергә генә кала, алайса.

Марат Лотфуллин. Юк, өметләнергә генә калмый. Мөрәҗәгать итергә кирәк.

Фирая Шәйхиева. Декабрьдә Татар конгрессының съезды була. Анда бу темага түгәрәк өстәлләр булачак. Ә сөйләшү бик тискәре нотада бетмәс өчен - туган тел өчен көрәш гомер буе бара. Шуңа күрә бүгенге вазгыятьтә Татарстанның позициясе бик көчле.

Марат Лотфуллин. Йомгаклап әйткәндә, федераль дәүләт милли мәгарифне турыдан-туры үз кулына алды. Бу факт. Нәтиҗәсе ничек булыр, бу турыда әйтеп булмый.

Фирая Шәйхиева. Халык, аның теле кемнеңдер рәхимлегеннән генә сакланып калырга тиеш түгел.

Гөлназ Илгизәр. Ана телендә белем алу өчен татарларга, башка милләт вәкилләренә янә көрәшергә туры килергә мөмкин булачак. Русия президенты Мәгариф турындагы яңартылган канунны һәр халыкның үз телендә белем алырга хокук биргән илнең Конституциясенә туры килми дип табып, канунны имзалаудан баш тартмаса. Ләкин соңгы араларда Русиядә милли хәлләрнең торышын, Дәүләт думасында, Федерация Шурасында башка милләтләрнең хокукларын чикләгән бу канунның бер тавыштан диярлек кабул ителүен искә алсаң, Владимир Путинның әлеге гамәлгә баруы бик шикле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG