Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Иран АКШның күзләү хисабын хуплый


Иран АКШ күзләү хезмәтләренең Иран турындагы яңа хисабына хуплау белдерде.

Хисапта Иран халыкара басымның һәм игътибарның артуы сәбәпле 2003 йылда үзенең атом кораллары программасын туктаткан диелә.

Дәүләт Күзләү Хезмәте хисабында Тәһранның атом коралларына ия булу теләгенең АКШ президенты Джордж Буш сүрәтләгәннән кимрәк кебек күренүе турында нәтиҗә ясала.

Бүген Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый АКШ хәзер үзенең карашларын реалистик дәрәҗәгә үзгәртә диде.

XS
SM
MD
LG